Биографиясе

1907 елның 2 гыйнвары, Оренбург губернасы Орск шәһәре — 1990 елның 4 гыйнвары, Казан.

М.Х.Сәлимҗановның әнисе.

Татар театр техникумын тәмамлый (Казан, 1926, 1 нче чыгарылыш).

Сәхнә эшчәнлеген 1923 елда Орск шәһәрендә татар һәвәскәрләр коллективында Зөһрә («Таһир-Зөһрә», Ф.Бурнаш) роле белән башлап җибәрә. Техникумны тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт театрына (хәзер Татар академия театры) кабул ителә, 1928–1930 елларда — Әстерхан татар театрында, 1930 елдан Татар академия театрында эшли.

Беренче зур роленнән үк (Сара — «Беренче чәчәкләр», К.Тинчурин) Нигъмәтуллина катлаулы иҗади бурычларны хәл итәргә сәләтле актриса буларак ачыла. Ул драматик, көлкеле, шулай ук характерлы рольләрне дә бер үк дәрәҗәдә оста башкара. Аның барлык рольләре дә тормыш дөреслеген гәүдәләндерүләре һәм зәвыклы булулары белән көчле тәэсир калдыра. Нигъмәтуллина иҗат иткән образлар арасында Фәрхәнә, Зәмзәмбану («Чаткылар», «Шомлы көннәр», «Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Нәгыймә («Банкрот», Г.Камал), Хәдичә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Фәтхия, Миңзифа («Татар хатыны ниләр күрми», «Тирән тамырлар», Г.Ибраһимов), Галия («Миркәй белән Айсылу», Н.Исәнбәт), Зарифа («Туган туфрак», С.Шәкүров), Бәдыйга («Галиябану», М.Фәйзи), Соня («Канат җәйгәндә», Н.Асанбаев) һ.б. бар. Тормышчан төгәллек һәм образның психол. тирәнлеге Нигъмәтуллинага рольнең масштабын зурайтырга, аны халык иҗатындагы традицион персонажлар турында яшәп килүче күзаллаулар дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек тудыра. Аның башкаруында ялкаулык, шапшаклык, мәгънәсезлек кебек ямьсез сыйфатларны үзендә туплаган Мәпә («Рәйхан», Н.Исәнбәт) образы шундыйлардан. Ватанын өзелеп сагынучы Газизә («Муса Җәлил», Н.Исәнбәт) — үзенең иҗтимагый яңгырашы белән бөтенләй капма-каршы образ. Актрисаның Ана («Гүзәлем Әсәл», Ч.Айтматов), Гөлҗан («Шамил Усманов», А.Гыйләҗев, А.Яхин), Сабира («Чикләвек төше», Г.Ахунов), Ләйлә («Миркәй белән Айсылу», Н.Исәнбәт), Сафура («Кыю кызлар», Т.Гыйззәт), Ниса («Тол хатыннар, тол кызлар», С.Шәкүров), Җиһан, Гөлнар («Назлы кияү», «Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин) рольләрендә халыкчан характерларның асылына үтеп керә белү, драма әсәрләренең жанр үзенчәлекләрен тиешле югарылыкта яктырта алу осталыгы күзәтелә. Сәхнә дөньясында тирән эз калдырган Г.Болгарская, Ф.Ильская, Г.Камская традицияләрен үстереп, Нигъмәтуллина татар театрының иҗади мирасына зур өлеш кертә.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары=Артисты театра им. Г.Камала: Биогр. белешмәлек. К., 2005;

Народные артисты. К., 1980.

Автор — Д.Ә.Гыймранова