Административ-территориаль буйсынуы

1913–1914 елларда Казан – Екатеринбург линиясендәге тимер юл станциясе буларак нигезләнә.

Нигезләнгән вакыттан авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Яңа Чүриле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1922 елдан – Арча, 1928 елдан – Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба, 1944 елның 19 февраленнән – Чүриле, 1956 елның 14 маеннан – Саба районында.

1948 елның 12 маеннан – шәһәр тибындагы поселок, 2004 елның 1 июленнән – авыл. Хәзер – Шәмәрдән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда тимер юл станциясе (1914–1917 елларда төзелә), ит комбинаты (1968 елдан, 2011 елдан – «ТатМитАГРО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2022 елдан – «Восточный» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте), ашлык кабул итү предприятиесе (1929 елдан, 2002 елдан – «Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе» акционерлык җәмгыяте), Шәмәрдән магистраль газүткәргечләрнең линия‑җитештерү идарәсе (1975–1983 елларда – газ компрессорлары станциясе) һ.б. урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык, 1941 елда – урта, 2004 елда «Үсеш» лицее итеп үзгәртелә.

  • «Әкият» (1984 елдан), «Салават күпере» (1991 елдан), «Теремок» (2015 елдан) балалар бакчалары,
  • Балалар иҗаты йорты (Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исем. Саба балалар сәнгать мәктәбе филиалы),
  • мәдәният йорты (2001 елда яңа бина төзелә),
  • поселок (1948 елдан) һәм балалар (1961 елдан) китапханәләре,
  • «Яшьлек» яшьләр спорт үзәге (1996 елдан),
  • участок хастаханәсе (1940 елларда ачыла, хәзерге вакытта плазма үзәге, гемодиализ бүлекчәсе хезмәт күрсәтә),
  • хастаханә җирлегендә «Балкыш» тернәкләндерү үзәге һәм «Надежда» геронтология үзәге,
  • Күз хирургиясе районара үзәге (2012 елдан),
  • мәчет (1994 елдан),
  • «Шатнур» мәчете (2013 елдан),
  • Изге Мәрьям Ана Казан иконасы чиркәве (2003 елдан),
  • телеүзәк (1991 елдан) эшли

Мәдәният йорты каршында «Хыял» вокаль ансамбле (2000 елдан, 2003 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Л.М.Аксанова), «Акварель» хореография коллективы (2002 елдан, 2005 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Р.А.Мирзагалләмова), «Тулган ай» фольклор коллективы (2006 елдан) бар.

2015 елда Җиңү паркы ачыла (Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар һәм тыл хезмәтчәннәре истәлегенә стела, хәрби йөк автомобиле һәм паровоз, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотографияләре куелган плакатлар урнаштырыла, балалар мәйданчыгы корыла).

Күренекле кешеләре

А.Г.Гыйльфанов (1952 елда туган) – кларнетчы, педагог, Татарстан Республикасының халык артисты;

Д.М.Исхаков (1952 елда туган) – этнограф, тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Дуслык» ордены кавалеры;

М.М.Минһаҗев (1953 елда туган) – Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгат эшлеклесе.

Халык саны

1959 елда – 5131,
1970 елда – 4231,
1979 елда – 4387,
1989 елда – 5293,
2002 елда – 5876,
2010 елда – 5943,
2020 елда – 6282 кеше.