Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 546,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Кибәче авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1935 елда «Житәкче» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.Гәрәев). 1960 елда «Икшурминский» совхозы итеп үзгәртелә (үзәк утары – Иске Икшермә авылы). 1986 елдан авылда – «Кибячинский» совхозы (үзәк утары – Олы Кибәче авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие эшли. «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге), шулай ук 2012 елдан Р.Г. Гәрәев крестьян-фермер хуҗалыгы (сөтчелек фермасы) бар.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элек башлангыч мәктәп эшли.

Аывылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, «Фатих» мәчете (2006 елдан) бар.

Халык саны

1859 елда – 124,
1897 елда – 243,
1908 елда – 295,
1920 елда – 353,
1926 елда – 316,
1938 елда – 383,
1949 елда – 315,
1970 елда – 386,
1979 елда – 367,
1989 елда – 289,
2002 елда – 214,
2010 елда – 204,
2020 елда – 179 кеше (татарлар).