Тарихы

Казан ханлыгы чорында (XVI йөз уртасында) нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда Салкыын Чишмә исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, күн эшкәртү, тимерчелек, сәүдә эше тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча авылда мәчет була.

XX йөз башында су тегермәне һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 546,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Әбде волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Кибәче авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда «Интернационал» колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.Әскәров). 1960 елдан авылда – «Икшурминский» (үзәк утары – Иске Икшермә авылы), 1986 елдан – «Кибячинский» (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай ук Төбәк, Кече Кибәче авыллары керә) совхозлары, 1994 елдан «Кибячинский» күмәк предприятиесе эшли.

Хәзерге вакытта ике эре авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Саба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге) һәм «ТАТМИТ Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (дуңгыз асрау), шулай ук «И.Х.Галиәхмәтов» (сарык асрау) һәм «Кибәче» (терлекчелек) крестьян-фермер хуҗалыклары эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1992 елдан), «Күбәләк» балалар бакчасы (1976 елдан), клуб (1993 елдан – яңа бинада), китапханә («Илһам» газетасын чыгара), фельдшер-акушерлык пункты, 2 мәчет (беренчесе – 1990 елда, «Фәнил» мәчете 2009 елда төзелә бар.

Мәктәп каршында 1999 елдан – төбәкне өйрәнү музее (нигезләүчесе – Л.Р.Кәримова), клуб каршында 2001 елдан «Сәрбиназ» фольклор ансамбле эшли.

Авыл территориясендә төзекләндерелгән «Зөлхиҗә» һәм «Басыйр» чишмәләре урнашкан.

Күренекле кешеләре

Я.Г.Абдуллин (1920–2006) – философ, философия фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы ФАнең шәрәфле әгъзасы, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе;

И.М.Әскәров (1973 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты;

Л.Р.Шәрәфиева (1967 елда туган) – журналист, филология фәннәре кандидаты, төбәк тарихчысы.

Халык саны

1859 елда – 294,
1897 елда – 534,
1908 елда – 575,
1920 елда – 719,
1926 елда – 614,
1949 елда – 637,
1970 елда – 719,
1979 елда – 725,
1989 елда – 636,
2002 елда – 576,
2010 елда – 554,
2020 елда – 482 кеше (татарлар).