Тарихы

1680 елдан рус чыганакларында Чаллы елгасы буендагы Пүчинкә буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Тәберде буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агачтан савыт-саба, чана һәм арба ясау да тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдррәсә, су тегермәне, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1077,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Котлы Бөкәш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Яңа Чаллы» колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Гобәйдуллин). 1956–1986 еллардагы мәгълүматлар буенча, авылда Калинин исемендәге колхозның үзәк утары урнаша (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә); 1992 елгы мәгълүматлар буенча, үзәк утар Котлы Бөкәш авылында була. 1994 елдан авылда «Чаллы» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Чаллы» крәстиян-фермер хуҗалыгында, «Ногманов Р.Д.» гаилә фермасында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2010 елларга кадәр тулы булмаган урта мәктәп эшләп килә. 1970 елларда мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее оештырыла (оештыручысы – М.В.Урматов). Мәктәп музеенда археология табылдыкларының зур коллекциясе, шул исәптән тимер балталар саклана; мәктәп ябылганнан соң коллекция Котлы Бөкәш авылы музеена тапшырыла.

Мәдәният йорты, китапханә (2016 елда төзелгән күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2002 елдан) бар.

Авыылдан көньяк-көнчыгыштарак, елганың текә ярында археология истәлеге – Чаллы (Тәберде) шәһәрлеге (монголларга кадәрге болгар һәм Алтын Урда чорлары) табыла; беренче тапкыр 1850 елда Н.А.Толмачёв тарафыннан тикшерелә.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Әхмәдиев (1930–1981) – композитор, 100 ләп җыр авторы;

Д.Х.Фәтхетдинов (1933–1991) – геолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 121 ир-ат;
1859 елда – 628,
1897 елда – 1023,
1908 елда – 1223,
1920 елда – 1249,
1926 елда – 1038,
1938 елда – 1077,
1949 елда – 1013,
1958 елда – 909,
1970 елда – 884,
1989 елда – 599,
2002 елда – 580,
2010 елда – 589,
2020 елда – 481 кеше (татарлар).