Тарихы

1602–1603 еллардан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Шетнева, Шермышева буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, 4 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 971 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Корноухово авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында «Туры юл» колхозы оештырыла. 1957 елдан авылда – «Халыкара эшчеләр теләктәшлеге» («Международная рабочая солидарность»; «МРС», үзәге – Корноухово авылы), 1963 елгы мәгълүматлар буенча – «Корноуховский», 2000 елдан «Чирмешән» совхозлары эшли.

Халкы башлыча «Зюзино» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә хезмәт куя.

Мәгариф һәм мәдәният

1918–2010 елларда – башлангыч мәктәп, 2006 елга кадәр клуб эшли. Мәчет бар (1996 елдан).

Күренекле кешеләре

Г.Г.Гомәров (Госман Гомәр, 1933–2020) – язучы, журналист.

Халык саны

1782 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 342,
1897 елда – 491,
1908 елда – 483,
1920 елда – 565,
1926 елда – 581,
1949 елда – 573,
1958 елда – 472,
1970 елда – 457,
1989 елда – 184,
2002 елда – 113,
2010 елда – 68,
2019 елда – 60 кеше (татарлар – 98,3%, руслар – 1,7%).