- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы авыл, Шомбыт елгасының уң кушылдыгы буенда, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 34 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1619 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында деревня По речке Янтыбаровой ключ буларак та искә алына.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.
1890 елдан чиркәү-приход мәктәбе (1890 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе буларак ачыла, 1901 елдан – чиркәү-приход мәктәбе, 1915 елда 81 ир бала һәм 70 кыз бала укый), XX йөз башында мәчет, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 278 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.
Хәзер – Биектау авыл җирлегендә.
1956, 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – М.Горький исемендәге, 1963 елдан – «Кама» (хуҗалыкларның үзәк утары Околоток-Яңасала авылында урнаша), 1966 елдан –«Маяк» (үзәге – Биектау авылы) колхозлары, 1970 еллардан «Шумбутский» совхозы (үзәге – Биектау авылы, хуҗалык ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә) эшли.
2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Клуб, фельдшер-акушерлык пункты (2011 елдан), «Сәлахетдин» мәчете (2010 елдан) бар.
Д.Х.Сафин (1960 елда туган) – химик-технолог, ТРның атказанган химигы, техник фәннәр докторы, профессор.
1782 елда – 31 ир-ат;
1859 елда – 147,
1897 елда – 179,
1908 елда – 211,
1920 елда – 234,
1926 елда – 243,
1938 елда – 300,
1949 елда – 331,
1958 елда – 279,
1970 елда – 318,
1989 елда – 123,
2002 елда – 141,
2010 елда – 124,
2020 елда – 130 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.