Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1910−1920 елларда Большие Ключи авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән авыл Казан губернасының Казан өязе Ильинский волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Воскресенский, 1927 елның 1 августыннан Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан — Юдино, 1958 елның 16 июленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Большие Ключи авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда авылда столяр-агач остасы кустарларының “Маёвка” хезмәт артеле, 1932 елда “Октябрьнең 15 еллыгы” колхозы оештырыла. 1957 елдан авыл “Ключи” кошчылык совхозы составында (үзәк утары Большие Ключи авылында). Соңрак “Тасма” җитештерү берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы. 1999 елдан Зеленодольск шәһәренең “Дары Природы” акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы (2019 елдан ”Маёвское подворье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәдәният

Клуб эшли.

Халык саны

1920 елда — 295,
1926 елда — 427,
1938 елда — 313,
1949 елда — 300,
1958 елда — 187,
1970 елда — 110,
1979 елда — 48,
1989 елда — 80,
2002 елда — 78,
2010 елда — 154,
2017 елда — 145 кеше (татарлар — 60%, руслар — 32%).