Тарихы

1735 елга кадәр Казан ягыннан килгән татарлар-мишәрләр тарафыннан нигез салына.

1861 елга кадәр халкы мишәрләр һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук таш чыгару кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә: авылда 500 дән артык кешедән торган отряд оештырыла.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет һәм мәктәп була. XX йөз башында мәчет, мәктәп, су тегермәне, икмәк саклау-сату һәм бакалея кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1665 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Ирәхтә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Түбән Табын авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Юлдаш” колхозы (беренче рәисе – Х.Хәбибуллин) оештырыла, 1930 елда аның составына “Спартак” колхозы (Кызылъяр поселогы) керә, 1951 елда берләштерелгән “Ык” колхозы составында, 1958 елда берләштерелгән М.Вахитов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1995 елдан М.Вахитов исемендәге күмәк предприятие, 2003 елдан “Родные края-Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1927–2012 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда мәдәният йорты (1986 елда яңа бина төзелә), китапханә (1930 елда уку өе буларак ачыла, 1986 елдан мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, “Рөстәм” мәчете (2006 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Яшь йөрәкләр” театр коллективы (2001 елдан), “Сәйлән” хореография коллективы, “Сердәш” балалар вокаль коллективы (икесе дә 2007 елдан) эшли.

Халык саны

1859 елда – 431,
1870 елда – 503,
1884 елда – 595,
1897 елда – 856,
1906 елда – 960,
1920 елда – 1063,
1926 елда – 742,
1938 елда – 814,
1949 елда – 551,
1958 елда – 461,
1970 елда – 469,
1979 елда – 392,
1989 елда – 334,
2002 елда – 295,
2010 елда – 294,
2017 елда – 249 кеше (татарлар).