Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Беренче булып чуашлар килеп утыра, алар татарлашалар. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында мәктәп, тегермән, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 426,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Бәтке волосте үзәге була. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Шумково авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Маяк» колхозы оештырыла. 1960 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – берләштерелгән «Советларның 9 нчы съезды» (үзәге – Балыклы Чүкәй авылы), 1961 елдан – «Гигант» (үзәге – Балыклы Чүкәй авылы), 1993 – «Укмас» колхозлары, 1998 елдан «Шумково» авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Казан май комбинаты» ачык акционерлык җәмгыятедә (Лаеш районы Усад авылы), «Логос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә (шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогы) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2015 елга кадәр клуб эшли. Мәчет бар (2004 елдан).

Халык саны

1782 елда – 31 ир-ат;
1859 елда – 358,
1897 елда – 259,
1908 елда – 357,
1920 елда – 215,
1926 елда – 349,
1949 елда – 296,
1958 елда – 327,
1970 елда – 318,
1989 елда – 238,
2002 елда – 147,
2010 елда – 121,
2020 елда – 98 кеше (татарлар).