Биографиясе

1815 ел, Пенза губернасы — 1877 елның 15 декабре, Казан.

Дворяннар нәселеннән.

Казан университетын тәмамлый (1834).

1835–1839 елларда Казандагы Беренче ир балалар гимназиясендә укытучы.

1839–1840 елларда өстәл башлыгы ярдәмчесе, 1840–1843 елларда Казан дәүләт мөлкәте палатасында округ башлыгы.

1843–1844 елларда Кавказ дәүләт мөлкәте палатасы (Ставрополь шәһәре) советнигы, 1844–1856 елларда управляющие, 1856–1861 елларда — Минск, 1861–1863 елларда — Олонецк, 1863–1864 елларда — Владимир, 1864–1866 елларда Курск дәүләт мөлкәте палаталары управляющие.

1866–1870 елларда Курск дәүләт мөлкәте губерна идарәсе башлыгы.

1870–1875 елларда Казан округ мәхкәмәсе, 1875 елдан Казан мәхкәмә палатасының гражданнар департаменты рәисе. Казан губернасында мәхкәмә реформасы уздыруда катнаша.

Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе турындагы 1827–1840 елларга нисбәтле истәлекләр авторы. Рус география җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1851).

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1;

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. К., 1906. Вып. 1;

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2002. Т. 1.

Автор – Е.Б.Долгов