- РУС
- ТАТ
Татарстан Республикасы муниципаль районы
Татарстан Республикасының үзәк өлешендә, Кама елгасының уң ярында урнашкан. Татарстанның Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Теләче, Куйбышев сусаклагычы буенча Чистай һәм Алексеевск районнары белән чиктәш.
Оештырылу вакыты – 1927 елның 14 феврале.
Район үзәге – шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогы.
Мәйданы – 2041,4 кв.км.
Халык саны 2018 елга – 25440 кеше.
Милли состав:
Торак пунктлар саны – 78.
1920 елга кадәр район территориясе – Казан губернасының Лаеш өязенә, 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонына керә.
1929 елга Балык Бистәсе районының мәйданы 1955 кв.км тәшкил итә. 1930 елда аңа 64 авыл советына берләштерелгән 109 торак пункт керә, аларда 74144 кеше (татарлар – 42472, руслар – 31672 кеше) яши.
Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. 1935 елда район территороиясенең бер өлеше яңа оештырылган Кызыл Йолдыз районына кертелә. 1940 елда район мәйданы – 1055 кв.км, халкы – 38,2 мең кеше, 28 авыл советы, 72 торак пункт исәпләнә. 1944 елның 19 февралендә Балык Бистәсе районының кайбер авыл советлары Солтан районына (1946 елның 5 июненнән – Корноухово районы) бирелә. Бетерелгән Корноухово (1954 елның 19 ноябре) һәм Кызыл Йолдыз (1959 елның 26 марты) районнарыннан территория кайтарылганнан соң Балык Бистәсе районының мәйданы 2098,9 кв.км тәшкил итә; аңа 23 авыл советы, 102 торак пункт керә.
1963 елның 1 февралендә Балык Бистәсе районы бетерелә, территороиясе Мамадыш һәм Питрәч районнарына бирелә. 1965 елның 12 гыйнварында район торгызылганнан соң Балык Бистәсе районының мәйданы – 2045 кв.км , халкы – 48,1 мең кеше, 24 авыл советы, 95 торак пункт исәпләнә.
2018 елга район мәйданы – 2041,4 кв.км, халык саны – 25440 кеше, шул исәптән шәһәр халкы – 7686 кеше, авыл халкы 17754 кеше тәшкил итә (халыкның уртача урнашу тыгызлыгы – 1 кв.км га 13 кеше).
Районга шәһәр җирлегенә (шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогы) һәм 26 авыл җирлегенә берләштерелгән 78 торак пункт керә; авыл җирлекләре:
Балык Бистәсе районы территориясе буенча Казан – Уфа автомобиль юлы уза, Кама елгасы буенда Балык Бистәсе пристане эшли.
Район Каманың уңъяк яр буенда, Көнбатыш Кама алды төбәгенең көньягында урнашкан, Куйбышев сусаклагычына тоташа. Көнбатышта Шуран елгасы тамагыннан көнчыгышта Бөрсет елгасы тамагына кадәр аралыкта киң полоса булып сузыла.
Тектоник җәһәттә район территориясе Татар гөмбәзе Төньяк (Кукмара) түбәсенең көньяк-көнбатыш өлешенә карый. Кристаллик нигез 1500–1700 м лык абсолют тирәнлектә ята. Утырмалар тышлыгының өслек катламын пермь, неоген һәм дүртенчел токымнар тәшкил итә.
Пермь чоры ахырында Каманың хәзерге уңъяк яр буе территориясе коры җир һәм диңгез чигендә урнашкан. Геологик киселешнең катлаулылыгы шуның белән аңлатыла, аның өчен диңгез утырмаларының континенталь типтагы кызгылт токымнар белән чиратлашуы хас.
Район территориясенең өслеген күбесенчә Татар бүлеге утырмалары, беркадәр дәрәҗәдә Биармия бүлегенең Казан ярусы утырмалары тәшкил итә. Чагыштырмача кечерәк территория неоген һәм плейстоцен токымнарыннан тора.
Югары Казан утырмалары көндезге өслеккә Кама елгасы ярының абразив киртләчендә, аның кушылдыкларының үзәннәре һәм зур чокырлар буйлап күтәрелә. Составлары буенча алар – районның көнбатышында башлыча соры известьташлардан гыйбарәт карбонат утырмалар, көнчыгышта известьташлар, гипс линзалары катнашмалы доломитлар кушылмаларыннан торган карбонатлар һәм яшкелт-соры балчык катламнары кергән терриген утырмалар.
Район өслегенең иң зур мәйданын субүләрләрне, алар янындагы киңлекләрне һәм елга үзәннәрендәге сөзәклекләрнең өске өлешләрен хасил иткән Түбән татар токымнары били.Алар известьле балчыклардан, плитә рәвешендәге мергельләрдән, известьташлардан һәм доломитлардан гыйбарәт. Татар утырмаларының барлык катламында көрән-кызгылт һәм карасу кызыл төсләр өстенлек итә.
Кама үзәне сөзәклекләрендә, аның уң кушылдыклары тамаклары һәм озын чокырлар тирәсендә неоген чорындагы утырмалар – балчыклар, вак бөртекле комнар, алевролитлар бар.
Дүртенчел утырмалардан Кама үзәнендә һәм аның кушылдыкларының түбәнге агымы буйларында комсыл һәм балчыксыл туфрак каплаган сары, соргылт-көрән төсләрдәге кварц комнарыннан торган аллювиаль террасалар киң таралган. Куйбышев сусаклагычы су белән тулганнан соң Каманың дүртенчел елга аллювиеннан хасил булган тугае тулысынча диярлек су астында кала.
Дүртенчел чор утырмаларына шулай ук төньяк һәм көнчыгыш экспозицияләрдәге елгалар үзәннәрендәге аз җылына торган сөзәклекләрне биләгән делювиаль-солифлюкцион балчыксыл туфраклар да керә; түбәнге өлешләрдә алар тышлыгының калынлыгы 20–22 м га җитә.
Район территориясе өслегенең рельефы Пермь карбонатлы токымнардан хасил булган үзәнлек сөзәклеге белән Каманың текә ярында аерылган, Камага таба сөзәк хәлдә авышкан, уртача дәрәҗәдә ергаланган денудацион тигезлектән гыйбарәт. Абсолют биеклекләр районның төньягында 180 м дан көньягында 60 м га кадәр түбәнәя. Территориянең зур өлеше 120–140 м лы абсолют биеклекләрне били. Иң зур күрсәткеч (220 м) районның көнчыгыш өлешендә, на водоразделе бассейнов рек Шомбыт һәм Бөрсет елгалары бассейннары субүләрендә, иң кечкенә күрсәткеч (53 м) Куйбышев сусаклагычы чигендә урнашкан. Каманың уңъяк яр буенда урыны белән абсолют биеклекләре 53–65 м булган дүртенчел аллювиаль террасалар сакланган.
Район территориясе Каманың районның төньяк чикләрендә башланган кушылдыклары (Шомбыт, Урай, Бәтке, Әшнәк) һәм аларга коючы вак елгалар белән бүлгәләнгән. Елга үзәннәре белән бүлгәләнү күрсәткече – 70– 100 м. Елгалар арасындагы субүләрләрнең мәйданы чагыштырмача тар. Елгаларның үзәннәре асимметрик рәвештә: аларның көнбатыш экспозицияле сул сөзәклекләре, көнчыгышка юнәлешле уң сөзәклекләргә караганда, текәрәк. Кама тугае тулысынча Куйбышев сусаклагычы сулары астында калган. Тугай өсте киртләчләре Бәтке һәм Чошы елгалары тамаклары тирәләрендә таралган, алар анда су өслегеннән 8–10 м биеклеккә күтәрелә.
Кама яры буйларында абразия (бәрмә дулкын) сәбәпле сөзәкләнү процеслары бара. Абразив чыгынтыларның биеклеге – 2 м дан 18 м га кадәр, урыны белән алар текә рәвештә. Ярларның ишелүе продуктларыннан сайлыклар хасил була.
Кама ярлары чыгынтысы күп кенә урыннарда, бигрәк тә Урай һәм Чошы елгалары тамаклары арасында, озын чокырлар белән бүлгәләнгән. Гомуми алганда, район буенча чокырлар челтәренең тыгызлыгы 0,7 км/кв.км тәшкил итә, ягъни Татарстан буенча уртача күрсәткечтән 2 тапкыр күбрәк. Тирән чокырлар белән бүлгәләнү Әшняк елгасының югары агымы буенда, Бәтке елгасының сулъяк яр буенда, Чошы елгасының уң ярында күзәтелә. Районның көнчыгыш өлешендә, рельефның тигезлеге һәм югары дәрәҗәдәге урманлылык нәтиҗәсендә чокырлар эрозиясе интенсивлыгы азрак.
Район территориясендә рельефның бүрәнкәләр һәм батынкылыклар рәвешендәге карст формалары да бар. Аларның төп өлеше районның көнбатышында Шуран елгасы бассейнында һәм көнчыгышында Шомбыт елгасы бассейнында тупланган. Карст уентылары Әшнәк елгасы бассейнының урта һәм түбәнге өлешләрендә дә очрый.
Файдалы казылмалардан известьташ, кызыл балчык, ком һәм торф чыганаклары бар. Троицкий Урай, Гремячка һәм Черепашье (юкка чыккан) авыллары тирәсендә ком-чуерташ материаллары запаслары эшкәртелә. Кирпеч һәм керамзит балчыклары кызгылт-көрән төстәге аллювиаль тыгыз һәм аз известьле балчыксыл туфраклардан гыйбарәт дүртенчел катламнардан хасил булган Котлы Бөкәш чыганагыннан алына.
Райондагы известьташ чыганаклары югары Пермьнең Казан ярусына карый. Известьташлар кызыл балчык, мергель, комташ катламнары белән бер тирәнлектә ята. Ул биналар, җирле автомобиль юллары төзелешендә кулланыла.
Гипс чыганагы Кама ярында Сорочьи Горы авылы янында урнашкан, перспектив әһәмияткә ия. Комташ запаслары елга үзәннәре сөзәклекләрен били, алар югары Пермь утырмаларына карый. Комнар җирле төзелештә файдаланыла.
Районда беркадәр торф запаслары бар, торф туфракны ашлау өчен кулланыла.
Климаты уртача континенталь, җәй – чагыштырмача җылы, кыш – уртача салкын. Уртача еллык һава температурасы 3,6°С, гыйнварда -12,4°С (абсолют минимум -45°С), июльдә 19,5°С (абсолют максимум 36°С).
Уртача еллык явым-төшем күләме – 520 мм, аның 350 мм ы елның җылы вакытына туры килә. Салкын булмаган вакыт 160 көн дәвам итә. Кыш ноябрь уртасыннан апрель башына кадәр сузыла. Кар капламы уртача 145 көн дәвамында ята. Мартның икенче ункөнлегендә кар капламы максималь калынлыгына түшәлеп җитә һәм уртача 45 см тәшкил итә. Кар капламында су запасы – 120 мм. Туфракның уртача туңу тирәнлеге – 150 см.
Кышкы чорда салкын һаваның үтеп керүе Азиядән, сирәгрәк Арктикадан килгән антициклоннар белән бәйле; Атлантикадан һәм Урта диңгез буеннан кергән җылы һәм дымлы һава массалары температураның күтәрелүенә, кайчакта җепшетүгә китерә. Кышын район климатына беркадәр Куйбышев сусаклагычы тәэсир итә, яр буендагы җирләрдә салкынлык 1–2°С ка кими. Яз озак дәвам итә, апрель башыннан июнь сузыла, җылы һәм салкын чорларның еш чиратлашуы белән характерлана; явым-төшемнәр ешрак яңгыр, сирәгрәк кар буларак яки катнаш рәвештә ява. Язгы кыраулар май ахырына – июнь дәвам итәргә мөмкин. Җәй җылы, температура кайчакта 30°С ка кадәр күтәрелә һәм аннан да артып китә, бу Урта Азиядән, Казахстаннан һәм Түбән Идел буеннан кайнар һава керүе белән бәйле. Җәйге яңгырлар еш кына күкрәүле-яшенле була, боз катнаш һәм кискен җил исеп ява. Көз сентябрьнең 3 нче ункөнлегендә беренче кыраулар белән башлана һәм һава торышының тотрыксызлыгы, еш кына томан төшүе белән характерлана.
Тулаем алганда, район территориясендә ел дәвамында – көньяк-көнбатыш (17%), төньяк-көнбатыш (16%), кышын – көньяк (16%) һәм көнбатыш (14%), җәен төньяк-көнбатыш (20%) һәм төньяк (15%) юнәлештәге җилләр өстенлек итә.
Балык Бистәсе районының гидрологик челтәре яхшы үсеш алган. Көньяктан территория Кама елгасы (Куйбышев сусаклагычы) тарафыннан юыла, өслекнең зур өлешендә аның уң кушылдыклары – Шомбыт (44 км), Чошы (30 км), Урай (17 км), Бәтке (32 км), Әшнәк (36 км), Шуран (13 км) елгалары тармаклана.
Район чикләре эчендә елгалар челтәренең тыгызлыгы 0,35–0,45 км/кв.км тәшкил итә. Елгалар башлыча көньякка, Камага таба авыш калкулыклы тигезлек буйлап меридиональ юнәлештә агалар.
Елгаларның үзәннәре асимметрияле рәвештә: аларның көнбатышка юнәлешле сул сөзәклекләре текәрәк һәм калкурак. Елга тамагына җитәрәк үзәннәрнең киңлеге 2–3 км га җитә. Тугайлар тар, елгаларның борылмалы юлларында текә ярлар очрый.
Язгы ташу 20–25 көн дәвам итә. Җәен елгаларда су азая, шул чорда су чыгымы Шомбыт елгасында 0,29 м/c дан Бәтке елгасында 0,67 куб.м/c га кадәр. Төрле елга бассейннарында җир астыннан туклану модуле бер квадрат километрга 1–10 л/c аралыгында тибрәлә.
Елгаларны боз каплаган вакыт ноябрь уртасыннан апрель уртасына кадәр сузыла. Җир астыннан су чыккан урыннарда тиз агымлы җирләрдә елгаларның аерым өлешләре кыш буена диярлек туңмый.
Күлләр арасында иске елга юылында барлыкка килгәннәре күпчелекне тәшкил итә, аларның зур өлеше Каманың уңъяк ярындагы тугайда Чошы һәм Шомбыт елгалары тирәсендә тупланган.
Туфрак хасил итүче токымнарның литологик составы балчыксыл туфраклардан, алевритлардан, комсыл туфраклардан гыйбарәт. Әшнәк елгасының түбәнге агымы буйларында кызыл балчык һәм авыр балчыксыл туфраклар бар. Районның көнчыгыш өлешендә тузансыман комлы, комсыл туфраклы һәм җиңел балчыксыл туфраклы җирләр өстенлек итә.
Районның туфрак капламы күптөрле. Туфракларның төп типлары – соры урман туфраклары һәм кәсле-көлсу туфраклар. Соры урман туфраклары аксыл соры, соры һәм карасу соры астиплардан гыйбарәт, алар 86,7 мең га, ягъни авыл хуҗалыгы җирләре мәйданының 77% ын били. Алар районның төньягындагы һәм көнбатышындагы елгалар арасында, чокырлар арасындагы платоларда, авыш сөзәклекләрнең өске өлешләрендә урнашкан лёссыман һәм элювиаль балчыксыл туфракларда таралган.
Кәсле-көлсу туфраклар районның көнчыгыш өлеше өчен хас, алар Чошы, Бөрсет, Шомбыт елгалары бассейннарының зур өлешендә, елгалар арасындагы җирләрдә һәм сөзәклекләрдә таралган; 16,3 мең га, ягъни район мәйданының 14% ын билиләр. Кәсле-карбонатлы туфраклар аерым участоклар рәвешендә районның көнчыгыш өлешендә очрый, алар субүләрләрнең югары урнашкан өлешләрендә таралган; 2 мең га чамасы, ягъни район мәйданының 1,7% ын билиләр.
Кама кушылдыкларының түбән агымы буйларындагы тугайларда артык дымлылык шартларында торфлы сазлык-уйсулык туфраклары һәм аллювиаль кәсле-туендырылган туфраклар таралган.
Табигый үсемлекләр дөньясы киң яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы, шулай ук икенчел вак яфраклы урманнардан гыйбарәт. Төп урман массивлары районның көнчыгышында – Шомбыт елгасы бассейнында һәм Чошы елгасы бассейнының югары өлешендә урнашкан. Районның көнбатыш өлешендә урман массивлары зур булмаган утраучыклар хасил итә. Районның урманлылыгы – 24%.
Субүләрләрдәге һәм елгалар арасы мәйданнарындагы төп үсемлек формацияләре – соры урман туфракларында зибык уты-сәрдә, сәрдә, төкле күрән үскән юкә һәм өрәңге катнашындагы имәнлекләр. Чокырлар һәм кечкенә елгалар үзәннәре сөзәклекләрендә шундый ук типтагы туфракларны төкле күрән, сәрдә биләгән өрәңге һәм имән катнашындагы юкәлекләр таралган. Чыршы катнашындагы киң яфраклы урманнар утраучыклары очрый. Каманың биек террасаларының комлы һәм комсыл туфраклы утырмалардан хасил яссы һәм сөзәклекле өслеген каты төшле җимеш, сәрдә үскән юкә-нарат һәм нарат җиләге, каты төшле җимеш, сәрдәле нарат-юкә урманнары (икенче яруста) били.
Каманың түбән террасалары өслегендә лишайниклы-мүкле наратлыклар, шулай ук нарат җиләге, каты төшле җимеш, сәрдә биләгән юкәле наратлыклар үсә. Елга террасаларының уйсу урыннарында кәсле-көлсу комсыл туфракларда күрән, сәрдә таралган наратлы юкәлекләр һәм каты төшле җимеш, сәрдә биләгән наратлы өрәңге урманнары үсә.
Каманың комлы түбән террасалары өслегендә урнашкан агымсыз тирән сөзәк чокырларда наратлы, каенлы һәм торф мүге үскән вак кәсләр биләгән сазлыклар хасил булган. Кечкенә елгалар тугайларында артык дымлылык шартларында – төрле үләннәр, кыяклылар һәм күрәнчәләр үскән таллыклар һәм зиреклекләр, тугайларның кайбер урыннарындагы уйсулыкларда күрән, чәчбай һәм камыш өстенлек иткән сазлыклар барлыкка килгән.
Кечкенә елгалар тугайларының сусаклагыч басмаган җирләрендә һәм үзәннәрнең сөзәклекләрендә яр кындырагы үскән типчаклы-йончалы, тар яфраклы йончалы, кырчыллы-йончалы болыннар таралган. Болыннар район территориясенең 12% ын били. Алар бигрәк тә Бәтке елгасы бассейнының уң яры өлешендә таралыш алган.
Район территориясендә сирәк очраучы, шул исәптән Татарстанның Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр – татар маренасы, кыяклы карагай үләне, шуышма гудайра, озын яфраклы казаяк, биек испәрәк, Себер сусыны, кысылган блисмус, куе кызыл йод үләне, Альп урман чәе, Фукс бармактамыры, кызыл серкәбаш, Алтай җилдәге, чын кәккүк читеге.
Район территориясенең сөрелүлек дәрәҗәсе – 54%. Аеруча Әшнәк елгасы бассейны нык сөрелгән – 78%. Шомбыт елгасы бассейны – игенчелек җәһәтендә иң аз эшкәртелгән төбәк.
Балык Бистәсе районының үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы күптөрле. Татарсстан фаунасы өчен хас булган күп кенә төрләр очрый. Төрләр күплеге флора һәм фаунаның 1703 төрен үз эченә ала, шуларның 1408 е – тамырлы-көпшәле үсемлекләргә, 295 е хайваннар дөньясы вәкилләренә туры килә. Биотөрлелек коэффициенты – 0,97.
Район өчен урман зонасының көньягы һәм урман-дала зонасы вәкилләре хас. Урманда яшәүчеләрдән – поши, төлке, ак куян, тиен, борындык, керпе, кызыл кыр тычканы; дала хайваннарыннан үр куяны, җирән йомран, соры кыр тавыгы очрый.
Район сулыкларында 50 ләп төрдәге балык исәпләнә. Елгаларда балык үрчетү өчен буалар корылган.
Күп кенә хайваннар – көрән аю, елга камасы, шолган, ике төсле кушканат, кече акчарлак, төн күгәрчене, яшел тукран, яр чыпчыгы, зур ак челән, соры торна, балабан, соры ябалак һәм озын койрыклы ябалак Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Табигать-саклаулык фонды төбәк әһәмиятендәге «Бөрсет ак чыршылыклары» (бер өлеше), «1906 елгы карагай урман культуралары» табигать истәлекләрен; Бәтке, Әшнәк, Чошы, Шомбыт елгаларыннан гыйбарәт гидрологик истәлекләрне; Мишә һәм Шомбыт дәүләт аучылык тыюлыкларын; махсус саклаулы табигать территорияләре буларак планлаштырулы «Черняховский» энтомологик тыюлыгы» һәм «Троицкий Урай геологик киселеше» резерв җир биләмәләрен үз эченә ала. Райондагы махсус саклаулы табигать территорияләренең гомуми мәйданы 201,7 га, ягъни район территориясенең 0,1% процентын тәшкил итә.
Районда «Бөрсет ак чыршылыклары» табигать истәлегенең көнбатыштагы урман кварталлары урнашкан. Аның район эчендәге мәйданы – 174,3 га. Пермь карбонатлы балчыксыл туфраклы җирләрдә сәрдәле-төкле күрәнле типтагы карагайлы-киң яфраклы урманнар үсә. Биеклекләре 20–30 м га, кәүсәләренең диаметры 0,6 м га җиткән 100–120 яшьлек ак чыршылар биләгән участоклар гаять зур әһәмияткә ия.
«1906 елгы карагай урман культуралары» табигать истәлеге районның көньяк-көнчыгышында урнашкан. Мәйданы – 27,4 га. Ул – Пермь мергельләре түшәлгән комсыл туфрак утырмалары өстендә махсус утыртмалардан үскән картайган агачлар (Себер карагае, гади нарат, гади чыршы) биләгән уникаль участок. Биеклекләре 30 м га, кәүсәләренең диаметры 40–48 см га җиткән карагай утыртмалары аерым әһәмияткә ия.
Район икътисады авыл хуҗалыгы юнәлешенә йөз тота. 2019 елда авыл хуҗалыгы җирләре 112,4 мең га, шул исәптән сөрүлек мәйданнар 84,6 мең га били. Уҗым арышы, сабан бодае, арпа, солы, борчак, бәрәңге игелә. Ит-сөт терлекчелеге һәм сарык асрау алга киткән. Барлык төр хуҗалыкларда 14,1 мең баш мөгезле эре терлек, 4,5 мең баш кош-корт исәпләнә.
2019 елда районда 14 авыл хуҗалыгы предприятиесе (шул исәптән 12 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2 акционерлык җәмгыяте) һәм 82 крестьян- фермер хуҗалыгы, 2020 елда 11 авыл хуҗалыгы предприятиесе (шул исәптән 9 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2 акционерлык җәмгыяте) һәм 75 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Сәнәгать предприятиеләре район үзәгендә урнашкан. Аларның иң зурлары – «Кама плюс» җитештерү берләшмәсе, «Балык Бистәсе икмәк кабул итү» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Круг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «2 нче төзелеш-монтажлау идарәсе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Балык Бистәсе төзелешмонтаж» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Балык Бичстәсе Универсалтөзелеш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Стройснабтехно» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Агрохимсервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Күгәрчен аывылында «АПК «Русский мрамор» авыл хуҗалыгы комплексы» акционерлык җәмгыяте эшчәнлек алып бара.
Җирле товар җитештерүчеләр тарафыннан төзелеш металл конструкцияләр, икмәк һәм камыр кондитер эшләнмәләре җитештерү, балыкчылык, декоратив һәм төзелеш ташы, известьташ, кызыл һәм ак балчык, акбур һәм сланец чыгару, чуерташ һәм ком карьерларын файдалану оештырылган.
Район территориясендә Кызыл Йолдыз урманчылыгы эшли (2007 елга кадәр – урман хуҗалыгы; 1940 елда оештырыла, гомуми мәйданы – 46713 га, 5 эчке урманчылыктан – Әбди (13337 га), Арыш (7035 га), Теләче (10895 га), Котлы Бөкәш (9571 га), Балык Бистәсе (5875 га) урманчылыкларыннан тора; халык куллану товарлары – такта материаллар, тышлык тактасы, койма тактасы, буралар һ.б. эшләп чыгара).
2019 елда районда Балык Бистәсе агротехника техникумы, 22 гомуми белем бирү мәктәбе (11 урта, 11 тулы булмаган урта), 21 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 4 өстәмә белем бирү учреждениесе (Ф. Әхмәдиев исем. Балалар сәнгать мәктәбе, Балалар иҗаты үзәге, Спорт мәктәбе, Балалар сәламәтләндерү-белем бирү (профильле) үзәге) эшли.
Районның сәламәтлек саклау системасында үзәк район хастаханәсе, 2 табиб амбулаториясе, 2 поликлиника, 47 фельдшер-акушерлык пункты эшли.
Балык Бистәсе районы спорт инфраструктурасы 120 спорт корылмасын үз эченә ала, шул исәптән Г.И.Бухарин исем. “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексы, «Яшьлек» стадионы.
Районның мәдәният өлкәсендә Котлы Бөкәш һәм Олы Елга авылларында филиаллары булган шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогы туган якны өйрәнү музее, район Мәдәният йорты, клуб һәм автоклуб, авылларда 31 мәдәният йорты, 13 клуб, 38 китапханә (үзәк район, үзәк балалар китапханәләре, 36 авыл китапханәсе) эшли.
122 үзешчән сәнгать коллективы теркәлгән, шуларның 7 се «халык» исеменә ия. Район Мәдәният йорты каршында 5 халык үзешчән сәнгать коллективы:
Казак Чаллысы мәдәният йорты каршында – «Нур» фольклор халык ансамбле, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы клубы каршында «Чулпы» фольклор халык ансамбле эшли.
Районда 45 мәчет, 8 чиркәү, гыйбадәт йорты һәм 4 кәшәнә бар..
1938 елдан татар һәм рус телләрендә «Авыл офыклары» – «Сельские горизонты» район газетасы чыга (баштагы исемнәре: «Путь Октября» – «Октябрь юлы» (1938–1944, 1955–1992), «Знамя победы» (1944–1954), 1992 елдан – хәзерге исемдә).
Балык Бистәсе районы территориясендә бронза (Казан яны культурасы кабиләләре), элгәреге тимер (Ананьино культурасы) дәверләреннән башлап урта гасырларны (Имәнкискә кабиләләре, болгарлар) колачлаган вакыт аралыгына һәм татарларга нисбәтле күпсанлы археологик истәлекләр табыла (96 объект).
Аларның зур өлеше – бронза дәверенә (21 туктаулык) һәм урта гасырларга (25 авыллык, 6 шәһәрлек, 7 каберлек, 5 кабер ташы), бик азы элгәреге тимер гасырга (4 авыллык, шәһәрлек һәм каберлек) карый. 16 күп катламлы объект ачыклана.
Юкка чыккан авылларда туган күренекле шәхесләр арасында: В.Н.Кутрунов (1946–2020, Безводная авылы) – физика-математика фәннәре докторы.
Балык Бистәсе районы белән язучы М.С.Бубеннов, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы директоры (1954 – 1988), РСФСРның атказанган урманчысы, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары кавалеры Т.Г.Габделхаковның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.