Биографиясе

1945 елның 1 гыйнвары, Актаныш районы Адай авылы – 2001 елның 4 октябре, Чаллы шәһәре, туган авылында җирләнгән.

1967 елдан Ижевск моторлар заводында токарь.

1973–2001 елларда «КамАЗ» АҖ «Кама пресс-рам заводы»нда шомартучы, токарь, бригадир (1980–1991).

КамАЗның 1 һәм 2 чиратлары төзелешендә эшли. Рационализаторлык эшендә актив катнаша (штамп җайланмалары конструкциясен һәм штамплар әзерләү технологиясен үзгәртү нәтиҗәсендә инструментлар корычы чыгымы кими).

Бүләкләре

Герой исеме производство йөкләмәләрен үтәүдә ирешкән казанышлары өчен бирелә. Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Иманов яшәгән йортка мемориаль такта куелган (2005).

Әдәбият      

Казаков Б. Твоя строка в историю. Наб. Челны. 2001;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К., 2003;

Энциклопедия города Набережные Челны. К., 2007.