Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигезләнә. Нигезләнгән вакытыннан Питрәч районында. Хәзер – Шәле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авылда ТатЦик исем. колхоз оештырыла. 1950 елдан – Вахитов исем. колхоз (үзәк утары – Шәле авылы), 1997–2006 елларда “Шәле” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча терлекчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2008 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. “Нурлы” мәчете (2015 елдан) бар.

Халык саны

1949 елда – 172,
1958 елда – 131,
1970 елда – 164,
1979 елда – 152,
1989 елда – 123,
2002 елда – 162,
2008 елда – 144,
2010 елда – 161,
2020 елда – 171 кеше (татарлар).