- РУС
- ТАТ
Татарстанның Питрәч районындагы авыл, Казан – Уфа автомобиль юлы буенда, Питрәч авылыннан 10 км көньяктарак урнашкан
Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Авыл өлешчә Олы Селенгуш авылыннан (юкка чыккан авыл) чыккан кешеләр тарафыннан нигезләнә.
XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, икмәк, утын ташу киң тарала.
XX йөз башында 2 мәчет (1893 елда, башка чыганаклар буенча 1895 елда берсе генә сакланган, агач, 1989 елда җимерелгән манара торгызыла, халык төзелеш сәнгате традицияләре дини архитектура истәлеге), 2 мәктәп (мәчетнең беренче мәктәбендә 96 ир бала һәм 30 кыз бала, икенче мәктәбендә 75 ир бала һәм 32 кыз бала укый), икмәк саклау-сату кибете, җил һәм 2 су тегермәне, тимерчелек, кредит ширкәте, 5 вак-төякләр кибете, 7 чана, арба ясау остаханәсе эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 4344 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Селәнгеш волостена керә.
1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.
Хәзер – Шәле авыл җирлегендә.
1925 елда (башка чыганаклар буенча 1927 елда) авылда коммуна оештырыла. 1931 елда – Вахитов исем. колхоз (беренче рәисе – И.Сәляхиев), 1944 елда ул 3 “Кызыл Йолдыз” Вахитов исем., Тукай исем. колхозларга бүленә. 1950 елда Вахитов исем. колхозга берләштереләләр (авылда үзәк утар урнаша), аңа шулай ук ТатЦИК исем. колхоз (ТатЦИК исем. авыл) керә, 1960 еллар ахрында – Ворошилов исем. колхоз (Люткино авылы), 1979 елда – Карповка поселогы керә.
1997–2006 елларда “Шәле” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Казан күн берләшмәсе цехы эшли.
Хәзер “Рацин-Шәле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1917 елда мәдрәсә каршында башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда – җидееллык (Арышхазда авылыннан сүтеп китерелгән алпавыт Корсаков йортыннан төзелгән бинада урнаша), 1937 елда – урта (1937, 1967 елларда яңа бинада), 2012 елдан – Ф.А.Сафина исем. мәктәп итеп үзгәртелә. 1975 елда башлангыч сыйныфлар өчен Люткино авылыннан китерелгән элеккеге мәктәп бүрәнәләреннән аерым бина төзелә.
1976 елда мәктәп каршында музей (оештыручысы – М.Г.Хәсәнова) эшли.
1933 елда авылда театр (К.Нәҗми һәм К.Тинчуринның “Булат бабай семьясы” спектакле) эшли.
Китапханә (1927 елдан уку өе, хәзер мәдәният йортында урнашкан), мәдәният йорты (1984 елдан), “Тургай” балалар бакчасы (2014 елдан), табиб амбулаториясе (1966 елдан – участок хастаханәсе, 1967 елдан – амбулатория, 2003 елдан яңа бинада), ветеринария участок пункты (2016 елдан), “Мәрзия” һәм “Заһир” мәчете (2012 елдан), “Заһир” мәчете каршында Коръән музее (2017 елдан, экспозициядә 60 тан артык экспонатлар; оештыручылары – А.К.Бикморатов, Т.Ф.Латыйпов), “Гайнетдин” мәдрәсәсе бар.
Мәдәният йорты каршында:
Авыл тирәсендә 8 – “Тәскирә”, Тапличная”, “Карьер”, “Норма”, “Картан”, “Күз”, “Ат”, “Тау асты” чишмәләре; авылга якын төзекләндерелгән “Шомырт” кизләве бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Шәле I табылдыгы (бронза чоры), Шәле II табылдыгы (Алтын Урда чоры болгар ядкәре) ачыклана.
Р.М.Әюпов (1964 елда туган) – актер, режиссер, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты;
Р.И.Гайнетдинов (Равил Гайнетдин) (1959 елда туган) – дин эшлеклесе, мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе (1994 елдан), Россия мөфтиләре советы рәисе (1996 елдан), Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;
М.Г.Гәрәев (1935 елда туган) – журналист, “Шәһри Казан” газетасы (1995 елдан), “Чаян” журналының әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөхәррире (1998 елдан);
И.Г.Ильмаметов (1973 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты;
К.Ә.Кәримов (1950 елда туган) – язучы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исем. Дәүләт бүләге лауреаты;
З.Ф.Сафин (1956 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган юристы, юридик фәннәр докторы, профессор;
Ф.Ә.Сафин (1925–2010) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, “Чулпан” (Чыты авылы, 1956 елдан), Вахитов исем. (1959–1986) колхозлар рәисе, Бөек Ватан сугышында катнаша, Ленин, икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), “Почет билгесе” орденнары кавалеры;
М.Ш.Шәйхиева (1920–2003) – Социалистик Хезмәт Герое, Вахитов исем. колхоз эшчесе (1936–1978), Питрәч районының мактаулы гражданы;
Р.Г.Шәмсетдинов (1972 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган артисты, К.Тинчурин исем. театр артисты (1991 елдан).
Авыл белән педагог, педагогия фәннәре кандидаты, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы М.Л.Гайнетдинованың (1963–1968 елларда – укытучы, җирле мәктәптә директор урынбасары); 1930–1934 елларда башлангыч мәктәп укытучысы булган, Г.Тукай танышы, ул кайбер шигырьләрен аңа багышлап язган З.Х.Мәүлетованың (1893–1957) (мәктәптә аңа мемориаль такта куела) тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.
1782 елда – 186 ир заты;
1859 елда – 1308,
1897 елда – 2217,
1908 елда – 2562,
1920 елда – 2845,
1926 елда – 2538,
1949 елда – 2433,
1958 елда – 2872,
1970 елда – 3455,
1979 елда – 3302,
1989 елда – 3131,
2002 елда – 2953,
2010 елда – 2838,
2020 елда – 2911 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.