«Тәнбиһ әл-кәмал» («Талант уянуы») дини-дидактик шигырьләр, «Иказәт әт-төҗҗар» («Сәүдәгәрләргә нәсыйхәт») хикәяләр җыентыгы авторы. Аларда XIX йөзнең 1 нче чиреге татар әдәбиятына хас булган традицион дини мәсьәләләр, мөселман руханиларына карата мөнәсәбәт проблемалары яктыртыла. Караный Оренбург Мөхәммәд дине кануннары Җыены белән хезмәттәшлек итүгә каршы чыга, указлы муллаларны һәм абызлар хәрәкәте вәкилләрен тәнкыйтьли, мөселманнарны чәй белән шикәрдән тыелырга чакыра. Караный әсәрләренең кулъязмалары ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршындагы кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә һәм Казан университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк очрый торган китаплар бүлегендә саклана.

Автор – М.В.Гайнетдинов