Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1924 елда элекке В.В.Молоствов утары урынында Югары Налим, шулай ук Яңа Ташлыяр (хәзер юкка чыккан авыл, Азнакай районы территориясендә) һәм Мортышбаш (хәзер Сарман районы) авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Зәй волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Поповка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Яңа тормыш” колхозы оештырыла. 1950 елдан зурайтылган “Заветы Ильича” колхозы (Зәй шәһәре), 1970 елдан – шул ук исемдәге совхоз, 1997 елдан – “Нива” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү кооперативы (2006 елдан − җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять) составында (кырчылык).

Мәгариф һәм мәдәният

1990 елларга кадәр − фельдшерлык пункты, 2000 елларга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Мәчет бар (2000 елдан, 1971 елда төзелгән бинада).

Күренекле кешеләре

З.С.Кашапова (1939 елда туган) – буяучылар бригадиры, РСФСРның атказанган төзүчесе, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, Зәй шәһәренең мактаулы гражданины.

Халык саны

1926 елда – 118,
1938 елда – 182,
1949 елда – 107,
1958 елда – 181,
1970 елда – 252,
1979 елда – 169,
1989 елда – 111,
2002 елда – 83,
2010 елда – 73,
2017 елда – 56 кеше (татарлар – 80%, руслар – 20%).