Тарихы

1602–1603 елларда Кече Сия исеме белән мәгълүм. XIX йөз башында яшәүчеләрнең бер өлеше Пановка авылыннан (алпавыт Матюнинның хатыны Евсевьева тарафыннан бирнә итеп бирелгән крепостнойлар) күченеп килә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында икмәк саклау-сату, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1153 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә.

1920 елда – ТАССРның Лаеш, 1927 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Пановка авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Трудовик” колхозы оештырыла. 1958 елдан – “Дружба” колхозы, 1963 елда “Россия” колхозы итеп үзгәртелә, 1997 елда “Россия” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы ярдәмче хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда Пановка табиб амбулаториясе эшли. Кәшәнә багана рәвешендә (XIX йөз ахры) саклана.

Халык саны

1782 елда – 30 ир заты;
1859 елда – 453,
1897 елда – 812,
1908 елда – 709,
1920 елда – 710,
1926 елда – 691,
1949 елда – 478,
1958 елда – 261,
1970 елда – 211,
1979 елда – 192,
1989 елда – 155,
2002 елда – 87,
2010 елда – 81,
2020 елда – 112 кеше (руслар).