Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. Казан өязенең Чүриле авылыннан, төрле губерналардан чыгучылар килеп утыра, өч өлештән тора.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә (XVIII йөз ахырына кадәр анда Люткиннар утары урнаша, авылның атамасы аларга нисбәтле, XIX йөздә авыл Люткиннар варислары – И.Я.Неелов, А.И.Неелова (Стрелкова), В.Н.Стрелкова (беренче никах буенча – Долгорукова, икенче ире буенча – Пыхачёва) милкендә була, 1850 елда П.Г.Осокинга сатыла). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

XX йөз башында изгеләндерүче Гурий чиркәве (1888 елда Казан сәүдәгәре М.И.Попов васыять иткән акчага төзелә, 1930 елларда ябыла, хәзерге вакытта ярымҗимерек хәлдә сакланган), агач кәшәнә (1884), земство мәктәбе (1884 елда бер катлы агач бинада ачыла, 1888 елда кәшәнәгә күчерелә, 1913 елдан – яңа бинада), кредитлау ширкәте, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3521,2 дисәтинә тәшкил итә.

1907 елда Рус халкы берлеге бүлеге ачыла (бүлек советын О.Е.Тюрин җитәкли).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Державин волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1924 елдан – Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Шәле авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Ворошилов исем. колхоз (беренче рәисе – М.Т.Бочкарёв) оештырыла. 1946 елда аннан Кутузов исем., «Красный партизан» колхозлары бүленеп чыга. 1950 елда алар кабат элекке исемдә берләшәләр (авылда үзәк утар урнаша), 1960 еллар ахырында хуҗалык Вахитов исем. колхозга кушыла (үзәк утары – Шәле авылы).

1997 елда Вахитов исем. колхоз «Шәле» күмәк хуҗалыгы итеп үзгәртелә. 1997–2006 елларда авылда «Шәле» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

2008 елдан авылда «Рацин-Шәле» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең мөгезле эре терлекләр җәйге лагере урнаша.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1939 елда – җидееллык, 1950 елларда – сигезьеллык мәктәп итеп үзгәртелә, 1976 елда ябыла.

Баштарак Карповка поселогыннан, Андреевка авылыннан килеп укучы балалар өчен интернат эшли, ул элеккеге бер катлы мәктәп бинасында урнаша. 1977–1978 елларда мәктәп һәм интернат биналары сүтелә һәм Шәле авылына күчерелә.

1930 елларда уку өе эшли, соңрак ул китапханә итеп үзгәртелә.

Элек фельдшерлык пункты, балалар яслесе (1935 елдан), клуб (1960 еллардан) эшли.

Кирпеч кәшәнә баганасы (XIX йөз ахыры) сакланган.

Күренекле кешеләре

В.А.Бочкарёв (1960 елда туган) – запастагы подполковник, төбәк тарихчысы;

М.Т.Терентьев – 1877–1878 еллардагы рус-төрек сугышында катнашучы, 4 нче дәрәҗә Изге Георгий ордены кавалеры, 1912 елда авыл зиратында аңа багышлап истәлек тактасы урнаштырыла (совет чорында югала, 2020 елда торгызыла).

Халык саны

1859 елда – 906,
1897 елда – 1145,
1908 елда – 1306,
1920 елда – 1374,
1926 елда – 1559,
1949 елда – 836,
1958 елда – 866,
1970 елда – 358,
1979 елда – 54,
1989 елда – 14,
2002 елда – 7,
2010 елда – 3,
2020 елда – 8 кеше (руслар).