Биографиясе

1889 елның 19 ноябре, Ярославль губернасы Барщинка авылы – 1938 елның 9 ноябре.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, кече унтер-офицер. 1915 елда каты яраланудан соң, хәрби хезмәттән азат ителә, Сормово суднолар төзү заводында эшли.

1916 елда Казанга килә, Остерманның механика остаханәсенә урнаша. Л.А.Смоляков (Раскин) җитәкләгән революцион түгәрәк һәм РСДРП әгъзасы. 1917 елның февраленнән Самара шәһәрендә 102 нче запас полкта; полк комендантына һәм солдат депутатларның шәһәр советына, октябрьдә Самара шәһәренең хәрби-революцион комендантына сайлана.

1917 елның август–сентябрендә Казанда була. Самара эшче һәм солдат депутатлары советы кушуы буенча, азык-төлек мәсьәләсен хәл итүдә катнаша.

1917 елның ноябрь ахырыннан – Уралда. 1918 елның мартыннан атаман А.И.Дутовның ак казаклар гаскәрен тар-мар итүдә катнашкан Көнчыгыш отрядны җитәкли. Август–сентябрьдә – Кызыл Армиянең Көнчыгыш фронты гаскәрләре белән берләшү өчен Оренбург төбәгеннән Урал буйлап 1500 чакрым яу юлы узган Көньяк Урал партизан армиясе башкомандующие. 1920–1921 елларда Блюхер җитәкчелегендәге 51 нче укчы дивизия Каховка плацдармын саклауда һәм Перекопны штурмлауда батырлык күрсәтә.

1921–1922 елларда Ерак Көнчыгыш республикасының Революцион халык армиясе хәрби министры һәм башкомандующие, Волочаев операциясенә җитәкчелек итә. Гражданнар сугышыннан соң беренче корпус командующие, Ленинградтагы ныгытылган район башлыгы. 1924–1927 елларда Гуаньчжоуда Кытай революцион хөкүмәтенең баш хәрби киңәшчесе. 1927–1929 елларда Украина хәрби округы гаскәрләре командующие ярдәмчесе. 1929 елдан Кызыл Байраклы Аерым Ерак Көнчыгыш армиясе командующие. 1921–1924 елларда Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты әгъзасы, 1930–1938 елларда СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы. 1934–1938 елларда ВКП(б) Үзәк комитеты әгъзалыгына кандидат. 1937 елдан СССР Югары Советы депутаты.

Репрессияләр чоры корбаны; үлгәннән соң аклана.

Бүләкләре

Ике Георгий тәресе һәм Георгий медале, биш Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Статьи и речи. М., 1963.

Әдәбият

Ионенко И.М., Тагиров И.Р. Блюхер в Казани. Новые документы о пребывании легендарного полководца в нашем городе (август–сентябрь 1917 г.) // Советская Татария. 1965. 27 января.

Душенькин В.В. От солдата до маршала. М., 1966.

Нафигов Р., Литвин А. Казанские большевики в 1914–1917 гг. // Коммунист Татарии. 1966. № 10.

Блюхер Г. С Василием Константиновичем Блюхером – шесть лет // Военно-исторический журнал. 1989. № 3.