1924 елның 21 августы, Казан – 2009 елның 3 мае, шунда ук.  

Мәскәү хореография училищесендә укый.

1946–1966 елларда ТАССР Җыр һәм бию ансамблендә бию төркеме солисты, бер үк вакытта педагог-балетмейстер, 1966–1995 елларда (бүленеп) шунда ук педагог-репетитор.

1987 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында татар биюләре буенча педагог.

1987–2003 елларда Татар филармониясе каршындагы Фольклор музыкасы ансамблендә балетмейстер-репетитор.

«Батраклар», «Кияү каршылау», «Чалгычылар биюе», «Кияү», «Башкорт егете биюе», «Дунган биюе», «Кытай биюе», «Су буенда», «Казан кунаклары», «Шаян бию», «Гармуннар белән бию» вокаль-хореографик композицияләрендә һәм биюләрдә солист буларак чыгышлар ясый.

Биюче буларак, М.Ә.Гатиятуллинның иҗаты көчле энергиясе, югары техникасы, милли хореография теленең бөтен нечкәлекләрен сиземләве белән аерыла. Ф.Ә.Гаскәровның хореографик мирасын дәвам иттереп, классик милли репертуарны искиткеч башкара.

Бөтенсоюз совет яшьләре фестивале лауреаты (Мәскәү, 1957 ел, көмеш медаль).

 «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Автор – В.Н.Горшков