Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына. Казан авыл районына керә. 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан − Питрәч районында.

Хәзер − Богородский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Красная победа” колхозы оештырыла. 1978 елга кадәр «Победа труда» колхозына керә, 1978–1994 елларда Казан электрон-хисаплау машиналары заводының ярдәмче хуҗалыгы булып тора, 1995 елга кадәр “Ильинский”, 1995 елдан – “Кулаевский” (Колай авылы), 1999 елдан – “Пригородный” совхозларында.

Посёлок территориясендә «Кощаковский» авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Богородские гуси” нәселле кошчылык хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, дуңгызчылык, кошчылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1949 елда – 215,
1958 елда – 214,
1970 елда – 97,
1979 елда – 54,
1989 елда – 39,
2002 елда – 26,
2010 елда – 22,
2020 елда – 74 кеше (руслар).