«Эшче» операсыннан күренешләр. 1930 ел

Авторлары — Г.Әлмөхәммәдов, В.Виноградов һәм С.Габәши. М.Гафуриның шул исемдәге үз поэмасына нигезләнеп язган либреттосы.

Премьерасы 1930 елның 28 февралендә һәм 9 мартында Татар академия театрында була, шул ук елны опера Мәскәүдә СССР милли театрлар олимпиадасында күрсәтелә. Дирижёры — А.Литвинов, режиссёры — С.Вәлиев-Сульва, рәссамы — П.Сперанский, балетмейстеры — Ю.Муко, хормейстеры — С.Габәши.

Төп партияләрне Г.Әлмөхәммәдов, Н.Рәхмәтуллина, С.Айдаров, К.Хисамов һ.б. башкара. Спектакльдә Шәрекъ музыка техникумы оркестры һәм хоры катнаша.

«Эшче» — тарихи-революцион темага язылган тәүге совет операларының берсе (1905 елгы революция чорындагы вакыйгалар бәян ителә).

1931 елда кабат Татар драма театрында куела: режиссёры — Х.Сәлимҗанов, балетмейстеры — Г.Таһиров, дирижёры — С.Сәйдәшев. «Эшче»дә, нигездә, татар фольклоры традицияләре гамәлгә ашырыла; төп арияләр, хорлар һ.б. номерлар белән бергә «Казан сөлгесе», «Тамчы тама», «Тәфтиләү» кебек халык җырлары да яңгырый.

Кайбер арияләр һәм хор әсәрләре башкорт җыр һәм бию көйләренә якын тора. Батырлык-революция темасы опера партитураларына революция һәм совет тематикаларына күмәк башкарыла торган җыр һәм марш музыкасы интонацияләрен һәм ритмнарын кертү өчен сәбәп була.

«Эшче» (шул ук авторларның беренче татар «Сания» операсы кебек үк) милли музыка традицияләре белән Европа музыкаль классикасы чаралары синтезына нигезләнә. Операдагы кайбер номерлар, мәсәлән, Нигъмәт ариясе татар җырчылары репертуарына керә.

Автор — Ф.Ш.Салитова

«Эшче» операсыннан күренешләр. 1930 ел