Тарихы

1646 елдан билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары (элеккеге экономик, 1764 елга кадәр – монастырь, Казан шәһәренең Преображение монастырена карыйлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, умартачылык, бакчачылык, май язу һәм он тарту кәсепчелеге, утын чаналары ясау тарала.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1890 еллар башында ачыла), 3 вак-төякләр кибете, 2 тимерчелек эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2296 дисәтинә тәшкил итә.

1918 елда авылда Азин дивизиясенең кызыл армиячеләре урнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә.

1920 елдан − ТАССРның Арча кантонында. 1927 елның 14 февраленнән Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан – Биектау, 1963 елның 1 февраленнән − Питрәч районында.

Хәзер – Богородский авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный Октябрь” колхозы оештырыла. 1950 елда “Артель труда” колхозы (Черниково авылы) белән бергә. Сталин исем. колхозга берләшә, 1957 елда “Правда” колхозына (1960 еллар башында авылда үзәк утар урнаша) үзгәртелә. 1969 елда “Знамя” колхозы кушыла, шул ук елда “Пригородный” совхозы, 1996 елда шул ук исемдәге күмәк предприятие (сөт терлекчелеге һәм яшелчәчелек) оештырыла.

Мәдәният

1978 елга кадәр китапханә була, аннары аның фонды Богородский авылына тапшырыла.

Хәзер авылда мәчет (2015 елдан) эшли.

Авылда археология истәлеге – Гильдеево табылдыгы (неолит-бронза дәвере) ачыклана.

Күренекле кешеләре

А.И.Фукин (1942 елда туган) – психология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 140 ир заты;
1859 елда – 503,
1897 елда – 822,
1926 елда – 1040,
1949 елда – 405,
1958 елда – 328,
1970 елда – 241,
1979 елда – 164,
1989 елда – 111,
2002 елда – 67,
2010 елда – 76,
2020 елда – 405 кеше (руслар).