Татарстан Республикасының үсемлекчелектән алган тулай продукциясе кыйммәтенең чагыштырма өлеше (% ларда): 1996 елда – 33,2, 1997 елда – 54,7, 1998 елда – 22,5, 1999 елда – 29,7, 2000 елда – 53,4% тәшкил итә.

1913 елда Татарстанда (хәзерге чикләрендә) бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 2404,8 мең га җир били (барлык чәчү мәйданының 96,5%ы), шуннан 1905,7 мең т ашлык җыела, 1 га җирдән 7,9 ц уңыш алына.

1928 елда 1 га җирдән 6,8 ц уңыш алына, 1710 мең т ашлык җитештерелә.

Төп җитештерүчеләр – вак крәстиян хуҗалыклары.

Авыл хуҗалыгын күмәкләштергәннән соң бөртекле ашлык хуҗалыгы киңәйтелгән масштабта үсеп китә.

Бөртекле ашлык культуралары (мең га да): 1934 елда – 2926,2; 1940 елда – 2633,7; 1960 елда –  2306,2; 1990 елда –  2393,6; 2000 елда –  1543,6; 2006 елда –  1547,9 (чәчү мәйданының 52,7%ы) мәйданда игелә.

Соңгы елларда бөртекле ашлык культураларын чәчү структурасында уҗым бодае, арпа, карабодайның чагыштырма өлеше арта, арыш, солы, борчакныкы кими.

Татарстан Республикасында бөртекле ашлык хуҗалыгы авыл хуҗалыгының техник яктан тәэмин ителеше, механикалаштыру, химияләштерү, җирләрне химик мелиорацияләү, орлыкчылыкны, селекцияне яхшырту, сортларны яңарту, үсемлекләрне чүп үләннәрдән, зарарлы бөҗәкләрдән, авырулардан саклау чараларын куллану, заманча технологияләр, уңыш алуны программалаштыруны кертү нигезендә үстерелә.

2006 ел ахырына Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 16,7 мең трактор, 4,5 мең сабан, 4 мең ашлык урып-җыю комбайны, 2,3 мең теземнәргә салу ургычы, 7,7 меңнән артык чәчү машинасы, 1,1мең ашлык киптерү, 1,4 мең орлык чистарту һәм чистарту-киптерү комплексы исәпләнә. 1 комбайнга 386 га җир туры килә.

2006 да авыл хуҗалыгының энергия белән тәэмин ителеше, 1елга 1 кешегә күчереп исәпләгәндә, 47,9 ат көче тәшкил итә, һәр 100 га чәчүлек җиргә 205 ат көче туры килә (1980 елда тиңдәшле рәвештә 22,2 һәм 210 ат көче).

2001–2006 елларда республикада 903,8 мең га ачы туфраклы җиргә 6 млн 770 мең т известьле ашлама кертелгән.

2006 елда 1 га җиргә 69 кг файдалы минераль ашлама кертелгән.

Уңышны күтәрүгә сортлы орлык чәчү (100%, шул исәптән 78% районлашкан сортлар); чәчү стандартының 1 нче һәм 2 нче класслы орлыкларын чәчү (89%); элиталы (аерым үсемлекләрнең иң яхшы төрләре) һәм югары (1-5) репродукцияләре (79%); орлыкларны инкрустацияләү (100%); 2062 мең га да чүп үләннән, 787 мең га мәйданда зарарлы бөҗәкләрдән, 414 мең га да авырулардан үсемлекләрне хим. саклау чаралары үткәрү нәтиҗәсендә ирешелә.

2006 елда ашлыкның тулай җыемы 4 млн 501,2 мең т тәшкил итә, җан башына 1202 кг ашлык туры килә (1980 елда – 940, 1960 елда – 812, 1920 елда – 230 кг булган).

Бөртекле ашлык культуралары уңышы (1 га җирдән ц ларда): 1920 елда – 3,9, 1940 елда –7, 1980 елда – 10, 1990 елда – 13,5, 2000 елда  – 23,4, 2006 елда – 29,2.

2005 ел иң югары уңышны (1 га җирдән ц ларда) Нурлат районы – 48, Балтач – 34,8, Актаныш – 37,4, Буа – 39,2 районнары җыеп алды.

Татарстан Республикасында ашлык җитештерү буенча иң югары чагыштырма күләмгә (%ларда) Буа – 4,87, Арча – 4,4, Нурлат – 4,86, Актаныш – 4,04 районнары ирешә.

2000 г., 2001 г., 2002 г., 2003 г., 2004 г., 2005 г. һәм 2006 г. елларда Татарстан ашлык җитештерү буенча Идел буе федераль округында 1 нче урынны алып тора, Россия Федерациясенең тулай ашлык җыемында Татарстан Республикасының өлеше 5,02, 6,56, 5,91, 6,86, 4,92, 5,28 һәм 5,29% тәшкил итә.

2001–2006 елларда уртача еллык ашлык сату 1 млн 490 мең т, яки тулай җыемның 35,2%ын тәшкил итә.

2006 елда 1 млн 731,3 мең т ашлык сатылган, шул исәптән бодай – 52,9%, арыш – 13,9%, арпа – 25,4%, солы – 1,1 %, тары – 0,01%, карабодай – 0,43%, борчак – 1,8%ын алып тора.

Шулай ук кара: Ашлык әзерләү һәм эшкәртү.

Чыганаклар

Республика Татарстан 1920–2000: Статистический сборник Казань, 2001;

Сельское хозяйство Республики Татарстан: Статистический сборник Казань, 2004.

Әдәбият

Зиятдинов Ф.С. Ресурсный потенциал агропромышленного комплекса: анализ, оценка и эффективность использования. Казань, 2001.

Автор – И.Н.Афанасьев