Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында Сафаров Пүчинкәсе буларак нигезләнә, XVII йөз башыннан хәзерге исемендә. Революциягә кадәрге чыганакларда Успенский исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына (экономик, 1764 елга кадәр монастырь крестьяннары) керә, авылда монастырь тегермәне эшли, монастырь хуҗалыгы урнаша. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, бакчачылык, умартачылык тарала.

Православие приходы авылда XVII йөз башында оеша, агач Успение Пресвятой Богородицы чиркәве эшли (1700 елда янып китә, аннары яңадан төзелә, 1883 елда сүтелә һәм Лаеш өязенең Бима авылына күчерелә, 1980 елларда юкка чыга).

1883−1888 елларда архитектор П.Е.Аникин проекты буенча, рухани И.И.Веселицкий тарафыннан җыелган акчага, приход белән аның улы рухани И.В. Веселицкий җитәкчелек иткән вакытта, таш Успение Пресвятой Богородицы чиркәве (эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге; 1930 елда ябыла, соңыннан храм һәм чаң манарасының түбәләре юкка чыга һәм 2000 еллар ахырында төзәтелә; 1995 елдан эшли) төзелә.

1870 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе эшли башлый, 1897 елда кыз балалар өчен чиркәү-приход училищесына (1924 елга кадәр эшли) үзгәртелә.

1887 елда земство мәктәбе ачыла (таза тормышлы крестьян А.Я.Шимарин йортында урнаша), 1895 елда земство өч класслы башлангыч училищега үзгәртелә.

XX йөз башында авылда земство башлангыч һәм чиркәү-приход училищесы, 3 вак-төякләр кибете, тимерчелек эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1733 дисәтинә тәшкил итә.

Гражданнар сугышы елларында, фикерләрнең берсе буенча, авылда акгвардиячеләр тарафыннан М.М.Вахитов кулга алына, 1918 елның 19 августында кызылармиячеләр Я.Батыршин,Г.Вәлиев, К.Садыров атып үтерелә (бу вакыйгалар истәлеге итеп 1988 елда аларны аткан урында − стела, мәктәп бинасына мемориаль такта куела).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Колай волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Арча кантонында. 1927елның 14 февраленнән – Казан авыл районында, 1938 елның 4 августыннан – Столбище, 1959 елның 26 мартыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Богородский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “14 лет Октября” колхозы (беренче рәисе – А.А.Харитонов) оештырыла. 1959 елда “Знамя” колхозына (авылда колхозның үзәк утары урнаша) үзгәртелә, 1962 елда “Правда” (Кощаково, Званка авыллары), Л.М.Каганович исем. колхозларны берләштерә, 1969 елда “Пригородный” совхозы (авылда үзәк утар урнаша) оештырыла.

1996 елда “Газпром” акционерлык җәмгыятенең “Таттрансгаз” предприятиесенә бирелә, соңрак “Газовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятегә үзгәртелә. 1999 елда − тегермән, икмәк пешерү комбинаты, колбаса һәм сөт цехларын берләштерүче җитештерү комплексы (хәзер эшләми). 2002 елда чәчәк һәм яшелчә үстерү өчен теплица (“Резонанс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте) төзелә.

Бөек Ватан сугышы елларында авылда Татарстан хәрби комиссариатның ярдәмче хуҗалыгы оештырыла.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1943 елда Чернопенье авылы (хәзерге вакытта юкка чыккан, территориясе Казан шәһәренә керә) башлангыч мәктәбе белән берләшә, 1953 елда Көек авылыннан җидееллык мәктәп күчерелә, соңрак сигезьеллыкка үзгәртелә.

1953−1961 елларда, янып киткән земство мәктәбе урынында, Гильдеево авылыннан күчереп үзгәртеп корылган мәктәп бинасында урнаша. 1984 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1981 елда яңа бина төзелә). 1989 елдан мәктәп каршында туган якны өйрәнү музе (оештыручысы – В.И.Калсанова) эшли.

  • Балалар бакчасы (1971 елдан),
  • китапханә (1938 елдан уку өе буларак, рухани өендә, аннары клуб бинасында (элеккеге май язу бинасы), 1967 елда колхоз конторасы белән бергә агач бинада (кулак буларак сөрелгән М.П.Изотов өе), 1979 елдан ике катлы йортның бер фатирында, 2003 елдан мәктәп бинасында, 1978 елда Гильдеево китапханәсе фонды белән тулыландырыла),
  • күпфункцияле үзәк (2013 елдан яңа бинада, анда мәдәният йорты һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан), у
  • ниверсаль спорт мәйданчыгы (2016 елдан),
  • Покров Пресвятой Богородицы һәм газап чигүче Виталий кәшәнәсе (2014 елдан),
  • “Сәфәр” мәчете (2022 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Детки” вокаль ансамбле (2008 елдан), “Саф” һәм “Непохожие” хореография коллективлары (икесе дә – 2017 елдан), “Brodway” театр коллективы (2020 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 135 ир заты;
1859 елда – 417,
1884 елда – 571,
1920 елда – 929,
1926 елда – 1013,
1949 елда – 543,
1958 елда – 528,
1970 елда – 468,
1979 елда – 490,
1989 елда – 578,
2002 елда – 656,
2010 елда – 662,
2020 елда – 1513 кеше (руслар).