Биографиясе

1868 ел, Сембер губернасы, Буа өязе Яңа Тинчәле авылы – 1937 елның 21 июне, шунда ук.

1885 елдан Әстерхан губернасы Киләче авылы мәдрәсәсе мөгаллиме. 1905 елдан Яңа Тинчәле авылы мулласы (1930 елларда муллалыктан китеп тора, репрессияләнә, берничә ел Уфада сөргендә була).

Иҗаты

ХХ йөз башы авылы турында әдәби әсәрләр, ислам тарихы буенча очерклар, уку әсбаплары, Яңа Тинчәле, аның тирә-ягындагы авыллар тарихы, халкының этник составы, аларга беренче нигез салучыларның шәҗәрәләре, мәчетләр тарихы һ.б. бәян ителгән «Яңа Тинчәле авылы тарихы» исемле кулъязма хезмәт авторы (1926; Казан университетының Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә саклана).

Хезмәтләре

Ат караклары. Казан, 1907.

Алтынбай агай. Казан, 1908.

Төркестан. Казан, 1908.

Сабирҗан агай. Казан, 1909.

Татар ханнары. Казан, 1911.

Балаларга үрнәк. Казан, 1912.

Хаҗи. Казан, 1912.

Пәйгамбәрләр тарихы. Казан, 1911–1912.

Ислам тарихы. Казан, 1918.

Әдәбият

Госманов М.Г. «Җәяүле тарихлар» да була... // Татарстан. 1994. № 7/8.

Госманов М.Г. Каурый каләм эзеннән. Казан, 1994.

Шайхиев Р.А. Татарская народно-краеведческая литература XIX–XX веков. Казань, 1990.

Автор – Ф.Г.Кәлимуллина