Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына (алпавыт Чёртовның элеккеге крестьяннары) керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, буяу-бизәк төшерү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе (катнаш, рус, бер класслы, 1892 елдан), су тегермәне, тимерчелек, икмәк саклау-сату, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 962,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волостена керә.

1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан − Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Питрәч районында.

Хәзер – Белкино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Новый путь” колхозы оештырыла. 1960 елда “Искра” колхозына үзгәртелә, аңа шулай ук Жданов исем. колхоз (Кибәк Иле авылы) керә, 1983 елда Тукай исем. колхоз (Кибәк Иле авылы) бүленеп чыга, 1997 елда «Искра» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге, дуңгызчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Башлангыч мәктәп (2016 елга кадәр тулы булмаган урта мәктәп, 1978 елда яңа бина төзелә; хәзер Ленино-Кокушкино мәктәбе филиалы, күпфункцияле үзәктә урнашкан), мәдәният йорты (1967 елда яңа бина төзелә), китапханә (1944−1968 елларда уку өе), күпфункцияле үзәк (2018 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә (2020 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Черемушки” вокаль ансамбле (2007 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Белкино табылдыгы (бронза дәвере) ачыклана.

Халык саны

1859 елда – 520,
1897 елда – 774,
1908 елда – 804,
1920 елда – 771,
1926 елда – 754,
1949 елда – 374,
1958 елда – 342,
1970 елда – 280,
1979 елда – 295,
1989 елда – 241,
2002 елда – 235,
2010 елда – 180,
2020 елда – 170 кеше (руслар).