Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә искә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлек үрчетү, йон тетү кәсепчелеге тарала.

Беренче алпавытлар рәтендә дворян Аркатовлар (авылның исеме шуның белән бәйле), аннары майор Г.Матюнин, поручик хатыны П.Нармоцкая, надворный советник Пранеев, дворяннар Хитров, Озеров, Козлеников, XIX йөздә – дворяннар А.В.Криденер, Н.И.Вешняков, Озерова, Милюков, Пыжёва карамагында булалар.

1746 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1754 елда) авылда алпавыт Д.Ф.Аркатов акчасына Смоленск Мәрьям Ана иконасы чиркәве (1930 елларда ябыла; 1990 еллардан эшли; рус бароккосы стилендәге дини архитектура истәлеге; XX йөздә тотылган коймасы да сакланган) салына.

1859 ел мәгълүматларына караганда, салат оны җитештерү һәм май язу заводлары, 3 җил тегермәне, ярма яргыч була.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1885 елда нигез салына, 1892 елдан бер класслы), 2 җил тегермәне, 2 икмәк саклау-сату, казна шәраб, 2 сыра һәм вак-төякләр кибетләре, таш эшкәртү остаханәсе эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 296 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

XVIII йөз ахырына кадәр авыл Казан өязенә керә, 1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Аркатау волосте үзәге була.

1920 елдан − ТАССРның Лаеш, 1927 елдан − Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Питрәч районында.

Хәзер – Надеждино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында авыл «Завет Ильича» колхозына керә, 1950 елларда авылда “Победа” колхозы (авылда үзәк утар урнаша) оештырыла, 1960 елдан “Путь к коммунизму” колхозында (үзәк утары − Надеждино авылы), 1992 елда − “Надежда” колхозына, 1997 елда “Надежда” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына үзгәртелә.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елларда җидееллык мәктәп ачыла, 1987 елда Надеждино авылына күчерелә.

1940 елларда китапханә эшли (1991 елда Кибәк Иле авылына күчерелә).

Төзекләндерелгән “Глазной источник”, “Солдатский”, “Смоленский” чишмәләре, “Смоленский” чишмәсендә Смоленск Мәрьям Ана иконасы кәшәнәсе белән купель (2017 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Н.Н.Галочкина (1935–2009) – сыер савучы, Социалистик Хезмәт Герое, Питрәч районының «Путь к коммунизму» (1947–1965 елларда), В.И.Осипов исем.(1966–1979 елларда) колхозларында, «Осиповский» совхозында (1979–1990 елларда) эшли;

Т.А.Мишанин (1890–1941) – генерал-майор, Беренче Бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша, Питрәч авылының бер урамына аның исеме бирелә;

П.И.Чигарин (1935–2003) – слесарь-җыючы, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, өченче дәрәҗә Дан ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 186 ир заты;
1859 елда – 272,
1897 елда – 389,
1908 елда – 382,
1920 елда – 371,
1926 елда – 435,
1949 елда – 239,
1958 елда – 182,
1970 елда – 149,
1979 елда – 70,
1989 елда – 34,
2002 елда – 23,
2010 елда – 27,
2022 елда – 23 кеше (руслар).