Административ-территориаль буйсынуы

1922 елда Новое Савиново исеме белән нигезләнә. 1961 елдан ЗАГС язмаларында поселок Заречный буларак искә алына. 1964 елның 23 апрелендә хәзерге исеме белән теркәлә.

Нигезләнгән вакытыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Заречный авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда поселокта «Кызыл Яр» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Победитель» (үзәк утары – Чулпан авылы), 1959 елдан – «Путь к коммунизму» (үзәк утары – Гәйтән авылы), 1985 елдан – «40 лет Победы» (үзәк утары – Чулпан авылы) колхозлары, 1994 елдан – «40 лет Победы», 1998 елдан – «Чулпан» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциацияләре, 2002 елдан – «Чулпан» авыл хуҗалыгы кооперативы, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

1936 елдан поселокта Октябрь урман сәнәгате хуҗалыгы конторасы урнаша. 1962 елда урманнар 73392 га мәйдан тәшкил итә.

Халкы башлыча урманчылыкта эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Урман сәнәгате хуҗалыгы карамагында клуб һәм балалар бакчасы була. 1962–2010 елларда – башлангыч мәктәп, 1970–1980 елларда  китапханә һәм медпункт эшли. Нурлат урманчылыгы конторасы, «Ласточка» балалар бакчасы (1964 елдан), мәдәният йорты (1939 елдан), китапханә (клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Поселоктан ерак түгел «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеры (1970 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

М.И.Солнышкина (1961 елда туган) – тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1970 елда – 701,
1979 елда – 536,
1989 елда – 424,
2002 елда – 379,
2010 елда – 364,
2021 елда – 316 кеше (татарлар – 38%, чуашлар – 32%, руслар – 26%).