- РУС
- ТАТ
җир кабыгының өске гранит өлеше
Утыртма тышлыкны каплаган геологик киселешнең аскы структур ярусы.
Татарстан территориясендә кристаллик нигез архей һәм түбән протерозой чорлары токымнарыннан тора.
Тулысынча өйрәнүләр Миңлебай, Яңа Елховойның үтә тирән скважиналарында үткәрелә. Кристаллик нигез тирәндәге җимерелүләр белән төрле зурлыктагы, рәвештәге һәм матди составтагы кисәкләрдән тора, төньякта 1,52 мең м дан — төньяк-көнчыгышта 3 мең м га кадәр тирәнлектә ята.
Кристаллик нигезнең эре тектоник элементлары: Татар гөмбәзе, Токмов гөмбәзе, Казан–Киров бөгелеше, Кама–Агыйдел (карарга Югары Кама иңкүлеге) һәм Серноводск–Абдулино авлакогены.
Кристаллик нигез өслеге җилләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән токымнардан тора.
Кристаллик нигез токымнарында руда минераллары таралган (магнетит, ильменит, алтын һәм башка минераллар), җимерелүләр зонасында углеводородлар күчеше эзе бар. Тирәнрәк урыннарда нефть һәм газ булуы мөмкин.
Р.Х.Мөслимов фикеренчә, кристаллик нигезнең тирән өлешеннән даими рәвештә утырма тышчасындагы нефть ятмаларына углеводородлар күчә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.