Тарихы

1717 елдан чуаш авылы Тихановка буларак мәгълүм, 1813 елда бирегә татарлар килеп урнаша. Революциягә кадәрге чыганакларда Тиханово-Салдакаево исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елда ачыла), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1452 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Якушкино авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Красный Черемшан» колхозы оештырыла. 1950 елдан – Ватутин исемендәге колхоз, 1960 елдан – «Родина» колхозы (авылда үзәк утар урнаша; 1963 елдан – Абрыскино, Якушкино авыллары хуҗалыклары керә), 1994 елдан – «Родина» крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Чирмешән» агрофирмасы, 2004 елдан – Кузнецов исемендәге, 2006 елдан – «Агро-Развитие» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре, 2014 елдан – «Агромир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сәүдә йорты, 2015 елдан «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Нурлат-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда (башка чыганаклар буенча 1924 елда) башлангыч мәктәп ачыла (1929 елда яңа бина төзелә), ул 1988 елда – тулы булмаган урта мәктәп–балалар бакчасы, 1990 елда – урта, 2008 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2011 елда ябыла.

Башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (2012 елдан; 2020 елдан – Якушкино урта мәктәбе филиалы), мәдәният йорты (2018 елдан күпфункцияле үзәкнең яңа бинасында), китапханә (1919 елда уку йорты буларак ачыла, 1965 елдан яңа бинада, хәзерге вакытта мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1995 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Салдакай I, II торулыклары (бронза гасырның Буралы курган культурасы), Салдакай I, II авыллыклары (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Халык саны

1782 елда – 186 ир-ат;
1859 елда – 492,
1897 елда – 662,
1908 елда – 688,
1920 елда – 909,
1926 елда – 797,
1938 елда – 792,
1949 елда – 726,
1958 елда – 719,
1970 елда – 908,
1979 елда – 746,
1989 елда – 431,
2002 елда – 491,
2010 елда – 462,
2021 елда – 318 кеше (чуашлар – 76%, татарлар – 23%).