- РУС
- ТАТ
Татарстанның Нурлат районындагы авыл, Олы Чирмешән елгасыннан 15 км ераклыкта, Нурлат шәһәреннән 23 км төньяк-көнбатыштарак урнашкан
1782 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Абдрахманово, Русское Озеро исемнәре белән дә искә алына.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта, токарьлык эше, паркет ясау, аяк киеме һәм бияләйләр тегү кәсепчелеге тарала.
XX йөз башында мәчет (1869 елда янганы урынына 1889–1890 елларда төзелә; дини архитектура истәлеге; 1995 елда реконструкцияләнә), мәдрәсә (1875 елда 35 ир бала укый), 2 җил тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1121 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.
Хәзер – Гәйтән авыл җирлегендә.
1931 елда авылда М.Вахитов исемендәге һәм «Төбәк» колхозлары оештырыла. 1950 елда алар М.Вахитов исемендәге колхозга берләштерелә. 1960 елдан – Ленин исемендәге (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Би Күле, Каракүл авыллары, Иске Авыл поселогы хуҗалыклары керә), 1963 елдан – М.Җәлил исемендәге (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Би Күле, Каракүл авыллары, Иске Авыл поселогы хуҗалыклары керә), 1990 елдан – «Чирмешән» (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук Каракүл авылы, Иске Авыл поселогы хуҗалыклары керә) колхозлары, 1994 елдан – «Чирмешән» крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, 1998 елдан – «Чирмешән», 2000 елдан – М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативлары, 2006 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.
Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек һәм сөт терлекчелек белән шөгыльләнә.
1923 елда башлангыч мәктәп ачыла, ул 1946 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта, 2010 елда – төп, 2011 елда башлангыч мәктәп (2015 елдан Би Күле төп мәктәбе филиалы) итеп үзгәртелә.
Мәдәният йорты (1975 елдан), китапханә (1919 елда уку йорты буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты (2017 елдан), мәчет (1890 елдан) бар.
Авыл янында археология истәлекләре – Кәкре Атау авыллыгы (бронза гасыр, монголларгача чор болгар истәлеге), Кәкре Атау I, II торулыклары табыла (бронза гасырның Буралы курган культурасы).
1782 елда – 45 ир-ат;
1859 елда – 496,
1897 елда – 970,
1908 елда – 1110,
1920 елда – 1303,
1926 елда – 689,
1938 елда – 665,
1949 елда – 710,
1958 елда – 687,
1970 елда – 880,
1979 елда – 607,
1989 елда – 558,
2002 елда – 524,
2010 елда – 497,
2021 елда – 300 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.