Тарихы

1794 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1898 елда ачыла), земство мәктәбе (1913 елда ачыла), вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1252 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Егоркино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1997 елның 10 декабреннән – Нурлат районында.

Хәзер – Әхмәт авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Ярәп» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Колос» исемендәге (авылда үзәк утар урнаша; шулай ук юкка чыккан Ивановка поселогы хуҗалыклары керә), 1956 елдан – «Большевик» (үзәк утары – Аксумла авылы) колхозлары, 1995 елдан – Хафизов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе, 2000 елдан – Хафизов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2008 елдан «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында эшли, үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918–2018 елларда башлангыч мәктәп була.

Мәдәният йорты (2017 елдан, яңа бинада), китапханә (1920 елда уку йорты буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында «Шапчак» чуаш фольклор (1994 елдан), «Соловушка» рус фольклор (2017 елдан) коллективлары эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Ярәп I табылдыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге, бронза гасырның Буралы курган культурасы), Ярәп I, II курганнары (чоры билгеләнмәгән) табыла.

Күренекле кешеләре

Ф.А.Савгачев (1919–2009) – язучы, педагог, журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша (хәрби хәбәрче була);

Е.Д.Соловьёв (1921–1979) – генерал-майор, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз (өч тапкыр), Кызыл Байрак орденнары кавалеры;

Н.А.Улаева (1952 елда туган) – РСФСРның атказанган текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәре, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 303,
1897 елда – 544,
1908 елда – 562,
1920 елда – 665,
1926 елда – 630,
1938 елда – 399,
1949 елда – 364,
1958 елда – 369,
1970 елда – 478,
1979 елда – 432,
1989 елда – 302,
2002 елда – 303,
2010 елда – 285,
2021 елда – 248 кеше (чуашлар).