Биографиясе

1872 елның 15 сентябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Югары Микулино авылы – 1942 елның 14 феврале, Казан.

1895 елда Казан университетын тәмамлый. 1898 елдан шунда ук эшли, профессор (1918 елдан).

1918–1941 елларда Казан шәһәр астрономия обсерваториясе директоры.

Үзгәрүчән йолдызлар торышын күрсәткән ике каталог төзи, кече планеталарны, кометалар, куш йолдызларны күзәтә һәм СССРның Европа өлешенең көнчыгыш районнарында җирнең тарту көчен билгеләү буенча күпсанлы тикшеренүләр уздыра.

Хезмәтләре

Определение силы тяжести на Урале и по Волге в 1899, 1900, 1902 и 1903 гг. Казань, 1907.

Измерение двойных звезд V и VI классов Гершеля. Казань, 1909.

Определение силы тяжести для Казанской и Энгельгардтовской астрономических обсерваторий: дис. ... Казань, 1910.

Әдәбият

Профессор В.А.Баранов // Ученые записки Казанского университета. 1934. Т.94, книга 6.