Биографиясе

1935 елның 13 гыйнвары, Шөгер (хәзер Лениногорск) районы Иске Шөгер авылы – 1996 елның 27 декабре, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1961 ел).

1953 елдан Әлмәт нефть эшкәртү предприятиеләрендә оператор һәм электромонтер булып эшли, 1959–1960 елларда – «Заветы Ильича» Лениногорск район газетасында авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать бүлеге мөдире.

Лениногорск нефть техникумын тәмамлаганнан соң (1970 ел), скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә мастер, нефть эшкәртү предприятиеләрендә инженер.

Иҗаты

Әдәбиятка 1950 елларда килә.

«Алтын яткан җирләрдә» (1966 ел), «Кобзарь – Тукай кунагы» (1968 ел), «Якташларым» (1972 ел), «Батырлык чакрымнары» (1976 ел) очерклар җыентыклары хезмәт кешесенә багышлана.

«Девон хәбәрчесе» (1977 ел), «Өлешемә тигән көмешем» (1978 ел), «Тәвәккәл таш яра» (1981 ел), «Кыядагы чәчәкләр» (1989 ел), «Сагыш» (1991) повестьларында нефтьчеләрнең авыр хезмәте, катлаулы язмышлары бәян ителә.

Бай тарихи материалларга нигезләнеп психологик планда язылган «Батырша» романында (1992 ел) XVIII уртасында татар һәм башкорт халкының патша хөкүмәтенә каршы баш күтәрүе, җитәкчеләре, милли азатлык хәрәкәте идеологы Абдулла Алиевның (Батыршаның) каһарманлыгы, шул чор халкының гореф-гадәтләре, төрле катлау кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр тасвирлана.

Бу роман XX йөз татар милли әдәбиятының тарихи роман жанрында язылган күренекле әсәрләреннән санала.

Әдәбият

Төхфәтуллин Р. Кыядагы чәчәкләр // Казан утлары. 1995. № 1.