1921 елның 8 апрелендә төбәкне өйрәнүче, натуралист А.К.Булич башлангычы белән аның шәхси коллекцияләре нигезендә ачыла. 1982–2006 да, Чистай өяз каласы музее буларак, ТР Милли музее филиалы; 2007 елдан муниципаль музей. 2014 елдан хәзерге исемдә, Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-саклаулыгы составында. Экспозиция мәйданы — 508 м2, коллекцияләрендә 31 меңгә якын саклау берәмлеге исәпләнә.

Сәүдәгәр И.Г.Стахеевның соңыннан кызы Мариягә (сәүдәгәр А.А.Подураевка кияүгә чыга) бүләк иткән йортында урнашкан (XIX йөз ахыры; архитектура истәлеге). 2003 елдан реконструкцияләнә, вакытлы күргәзмәләр экспозициягә куела. Музей тупланмасында палеонтологик, археол., табигыять-фәнни коллекцияләр: борынгы болгар көбәсе, сфероконус рәвешендәге савыт, мамонт, бизон, мөгезборын калдыклары һ.б., Чистай районы территориясендә очраучы кошлар йомыркалары һәм сөкәтләре коллекцияләре бар. XVII–XX йөзләр язма чыганаклар коллекцияләре арасында — «Чиркәү җыр йоласы» («Церковный певчий обиход»), «Ирмослар» («Ирмосы»), «Җырлау яңгырашы» («Трезвон певчий»), «Изгеләр тормышы» («Жития святых») (барысы да — XVII йөз), «Инҗил» («Евангелие», 1856) һ.б. Этнография тупланмасында Урта Идел буенда яшәүче рус, татар, чуаш халыкларының көнкүреш әйберләре, милли костюмнары, бизәнү әйберләре, хезмәт кораллары, һөнәрчелек эшләнмәләре бар. Музейга шәһәрнең танылган кешеләренең, шулай ук 1941 елның көзеннән 1943 елның июненә кадәр Чистай шәһәренә эвакуацияләнгән совет язучылары Н.Н.Асеев, В.Ф.Боков, В.С.Гроссман, Б.Л.Пастернак, И.Л.Сельвинский, К.А. һәм Л.М.Тренёвлар һ.б.ның документлары, фоторәсемнәре, шәхси әйберләре куелган. Шәһәр көнкүреш әйберләре коллекциясендә (йорт җиһазы, фарфор, декоратив тукымалар һ.б.) 1902 елда һәм 1909 елда Чистай Выселкасы авылы крәстияне Н.И.Мельников ясаган 2 агач велосипед бик кызыклы.

Аеруча кыйммәтле экспонатлар арасында — документлар һәм сирәк китаплар (7270 берәмлек), этнография (982 берәмлек) һәм техника тарихы (2 берәмлек) әйберләре, нумизматика (5383 берәмлек).

Музей ел саен ачылу көнен, музейга нигез салучы һәм аның беренче директоры А.К.Буличның туган көнен (13 апрель), Халыкара музейлар көнен билгеләп уза.

Әдәбият           

Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан. Т. 1. Административные районы. К., 1999; 

Российская музейная энциклопедия. М., 2001. Т. 2.