Тарихы

Авыл тирәсенә халык Идел буе Болгар дәүләте чорында килеп урнаша. XI–XIV йөзләрдә биредә шәһәр була. XV йөздә – XVII йөзнең беренче яртысында бу җирләр ташландык хәлдә була, татарлар монда, дингә табыну урыны буларак, вакыт-вакыт килгәлиләр.

Рус чыганакларында беренче тапкыр 1680 елда Починок по речке Шешма исеме белән искә алына. Революциягә кадәрге чыганакларда авыл Иске Никиткино, Югары Никиткино (рәсми чыганакларда 1991 елга кадәр файдаланыла) буларак та мәгълүм. Беренче килеп утыручылар – Сембер төбәгеннән мишәр татарлар.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сәүдә итү тарала.

XX йөз башында 2 мәчет (1906 һәм 1909 елларда төзелә), мәктәп, 7 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2758 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Тубылгытау авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда беренче колхоз оештырыла. 1950 еллар башыннан авыл – берләштерелгән Сталин исемендәге колхозның (аңа шулай ук Горшково, Ленино авыллары, юкка чыккан Покровка поселогы хуҗалыклары керә) үзәк утары. 1958 елдан колхоз «Советская Татария» газетасы исемен йөртә, үзәк утар Ленино авылына күчерелә.

1991 елда колхоз 3 хуҗалыкка – «Тубылгытау» (Тубылгытау авылы), «Рассвет» (Ленино авылы) колхозлары һәм «Түбәнкаманефтехим»ның ярдәмче хуҗалыгы буларак «Чишмә» совхозына (Горшково авылы) бүленә. 1998 елдан – «Тубылгытау» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Вамин Татарстан», 2008 елдан «Агро-Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеләре эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла (яңа бина төзелә), ул 1931 елда – җидееллык, 1958 елда – башлангыч, 1965 елда – сигезьеллык, 1970 елда – башлангыч, 1989 елда – тулы булмаган урта, 1991 елда – урта мәктәп (2005 елдан яңа бинада) итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1964 елдан; 2017 елдан яңа бинада), китапханә (1945 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1937 елдан; 2015 елдан яңа бинада), «IT-чемпионка» спорт мәктәбе, балалар бакчасы (1930 елдан), мәчет (1991 елдан), мәдрәсә (2017 елдан); мәктәп каршында авыл тарихы музее (2003 елдан, оештыручысы – Х.Р.Таҗетдинова), мәдәният йорты каршында «Ак калфак» вокаль ансамбле (1997 елдан; 2017 елдан – халык ансамбле, оештыручылары – Р.Н.Әхмәтова, Г.М.Миниазданова), «Нур» театр коллективы (2013 елдан; 2020 елдан – халык театр коллективы, оештыручысы – Р.Р.Нәбиуллина) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре – Тубылгытау (Югары Никитино) шәһәрлеге (элгәреге бронза чоры истәлеге, монголларга кадәрге чор болгар истәлеге, Алтын Урда чоры болгар истәлеге; XI–XIV йөзләрдә Идел буе Болгар дәүләте шәһәре, шәһәрлек мәйданы – якынча 2 га), Югары Никитино «Изгеләр» зираты (Алтын Урда чоры болгар истәлеге, XIV йөзгә караган кабер ташлары сакланып калган) табыла.

Күренекле кешеләре

Я.Н.Кәримов (1936 елда туган) – шагыйрь, шигырьләренә җырлар язылган.

Халык саны

1782 елда – 118 ир-ат;
1859 елда – 1137,
1897 елда – 1683,
1908 елда – 1967,
1920 елда – 2008,
1926 елда – 1279,
1938 елда – 447,
1949 елда – 401,
1958 елда – 314,
1970 елда – 315,
1979 елда – 204,
1989 елда – 581,
2002 елда – 716,
2010 елда – 633,
2020 елда – 657 кеше (татарлар).