Оешуы

2006 елның 12 декабрендә РФнең һәм Казахстанның татар җәмәгать оешмалары башлангычы белән ачыла, Уральск шәһәренең Татар мәдәни үзәге карамагында.

Музейны оештыруда Г.Тукай исем. Уральск татар иҗтимагый үзәге рәисе Р.А.Әбүзәров, эшмәкәр Р.У.Хәйруллин, Көнбатыш Казахстан өлкәсенең тарих-төбәкне өйрәнү музее директоры С.Е.Танабаева, ТРның Милли музее директоры урынбасары А.Д.Хәйруллина катнашалар. «Старый Уральск» музее хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтәләр.

Тупланмасы

Габдулла Тукай музее Г.Тукайның остазы М.Төхфәтуллин йортында урнаша. Экспозициянең мәйданы 170 кв.м, музей фондларында 400 саклау берәмлеге исәпләнә.

Музей экспозициясендә – дүрт залда урнашкан 4 бүлек. «XIX йөз ахыры – XX йөз башы Уральск шәһәре татарларының тормышы һәм көнкүреше» бүлеге шәһәр халкының көнкүреш предметлары, тормыш тәртибе белән таныштыра.

Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланган бүлектә М.Төхфәтуллинның эш бүлмәсе күренеше торгызылган. Тукайның балачагы, Уральсктагы тормышы һәм иҗади эшчәнлеге, шагыйрь гомеренең Казандагы соңгы еллары турында материаллар тәкъдим ителгән.

Экспозициянең бер бүлеге Уральск шәһәрендә туган фән һәм сәнгать эшлеклеләренә, дин әһелләренә багышланган. Әлеге йортта туып-үскән ТАССРның халык артисткасы Г.М.Кайбицкаяның, тарихчы Р.И.Нәфыйговның, композитор Н.Г.Җиһановның, скульптор Х.Җ.Шәмсетдиновның, шәһәр мәчетләренең имамнары Габдерәкыйп һәм Мөхәммәтгариф Толбаевларның һәм Гайнетдин Җәләлетдиновның шәхси әйберләре куелган.

Экспозициянең бер өлешен – 1906–1907 елларда шушы йортның подвалында урнашкан басмаханә күренешен булдыру өчен экспонатлар туплау дәвам итә. Әлеге басмаханәдә «Уральский дневник», «Фикер» газеталары, «Әлгасрелҗәдид» һәм «Уклар» журналлары нәшер ителә.

Музей чаралары

Музейда ел саен М.Җәлилне искә алу көне (15 февраль), Поэзия көне (26 апрель), Халыкара музейлар көне (18 май) билгеләп үтелә.

Музей директоры – М.Р.Баһаветдинов (2006 елдан).