- РУС
- ТАТ
Татарстанның Яңа Чишмә районындагы авыл, Кичү елгасы буенда, Яңа Чишмә авылыннан 13 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
1930 елларда нигезләнә. Яңа Чишмә районына керә. 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән Яңа Чишмә районында.
Хәзер – Әдәмсә авыл җирлегендә.
1930 елда авылда «Бакташ» колхозы оештырыла. 1956 елдан – берләштерелгән Калинин исемендәге колхоз (үзәк утары – Әдәмсә авылы), 1993 елдан – «Утяшкино» күмәк предприятиесе, 1998 елдан – «Утяшкино» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Татарстан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе, 2014 елдан – «Сөт иле» «Яңа Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, 2017 елдан – «Агро-Основа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.
Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.
1990 еллар уртасына кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.
Төзекләндерелгән «Ядкәр» чишмәсе бар; авыл халкы су белән суүткәргеч аркылы шул чишмәдән тәэмин ителә.
1938 елда – 171,
1949 елда – 151,
1958 елда – 129,
1970 елда – 202,
1979 елда – 162,
1989 елда – 104,
2002 елда – 60,
2010 елда – 44,
2020 елда – 32 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.