Тарихы

1730 елларда Рус Волчья Бистәсе авылыннан күчеп утыручылар тарафыннан нигезләнә. 1994 елга кадәр Татар Волчьясы исемен йөртә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Новая Волчья, Малодетка исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларда халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1877 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп (14 бала укый) була. XX йөз башында мәчет (1937 елда манарасы киселә, бинасында мәктәп урнаша), 2 мәктәп (82 укучы), 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 640 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Күтәмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1940 елның 7 октябреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Акбүре авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Шахтер» колхозы оештырыла. 1950 елдан – К.Маркс исемендәге колхоз (аңа шулай ук Сөлчәбаш авылы хуҗалыклары да керә; үзәк утары – Акбүре авылы); 1957 елдан – «Красный Октябрь» совхозы (үзәк утары – «Красный Октябрь» совхозы поселогы), 1961 елдан – «Красный Октябрь» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы, 1967 елдан – «Буревестник» совхозы (үзәк утары – Рус Волчья Бистәсе авылы), 1986 елдан – «Дуслык» совхозы (аңа шулай ук Сөлчәбаш авылы хуҗалыклары да керә; үзәк утары – Акбүре авылы), 1994 елдан – «Акбүре» күмәк кооперативы, 1997 елдан –«Акбүре» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – «Чишмә» крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң авылда дүртьеллык башлангыч мәктәп ачыла, ул 1941 елда – тулы булмаган урта, 1944 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1975 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (2012 елдан яңа бинада), китапханә (1953 елдан, 1931 елда уку йорты буларак ачыла; 1969 елда яңа бина салына, 2008 елдан балалар бакчасы бинасында), «Кояшкай» балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан яңа бинада), «Мәхмүт» (1990 елдан) һәм «Нургаяз» (1995 елдан) мәчетләре; мәдәният йорты каршында «Чулпы» фольклор коллективы (2014 елдан) эшли.

Авылда Яңа Чишмә районы туган якны өйрәнү музее филиалы – Буыннар мирасы музее (оештыручысы – Ә.М.Залаков; мәктәп музее буларак ачыла, 2015 елдан хәзерге статуста) бар. Музей фонды 650 саклау берәмлеге тәшкил итә (2022 елга). Экспозицияләр берничә залда урнашкан һәм авылның, төбәкнең төрле чорлардагы тормышын чагылдыра. Оештырылган вакытыннан алып, музей каршында «Мирас» туган якны өйрәнү түгәрәге эшли.

2017 елда Ачык һавадагы музей төзелә: ул бетон нигезгә урнаштырылган һәм декоратив металл белән каймалап алынган экспонатлар тупланмасыннан (ат арбасы, дирбияләре белән җиңел арба, XIX йөз ахырына караган сабан һ.б.) гыйбарәт.

Ике буа бар: авыл уртасындагы буа Совет күле (2008 елдан) дип йөртелә; авыл читендәге буа янында ел саен Сабан туе уздырыла.

Күренекле кешеләре

Л.Х.Габдрахманова (Минкәева) (1974 елда туган) – шагыйрә;

С.Г.Габдуллин (1933–2021) – хакимият, партия хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, КПССның Алабуга (1970–1979 елларда), Зеленодольск (1980–1983 елларда) шәһәр комитетлары беренче секретаре, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр) ордены кавалеры;

Ә.М.Залаков (1949–2018) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Сарман районы хакимият башлыгы (1995–1999 елларда);

Г.М.Залаков (1934–1982) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Татарстан Республикасының Бөгелмә районы хакимият башлыгы (1979–1982 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы, Почет билгесе орденнары кавалеры, Бөгелмә шәһәрендәге урам аның исемен йөртә;

Н.М.Залаков (1940 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССРның атказанган механизаторы, РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;

Ф.М.Мотыйгуллин (1976 елда туган) – шагыйрь;

Ф.Ә.Шәрипова (1952 елда туган) – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөгелмә шәһәре Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

Авыл белән Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Шешминская новь» – «Яңа Чишмә хәбәрләре» район газетасы директоры-баш мөхәррире (1988 елдан) А.В.Мусинның тормышы бәйле.

Халык саны

1859 елда – 201,
1897 елда – 587,
1908 елда – 783,
1926 елда – 639,
1949 елда – 774,
1958 елда – 862,
1970 елда – 1236,
1979 елда – 1028,
1989 елда – 691,
2002 елда – 620,
2010 елда – 497,
2020 елда – 443 кеше (татарлар).