Эчтәлек

Казан шәһәренең хәзерге Һ. Такташ урамы, Зооботаника бакчасы тирәләре.

Казан ханлыгы чорында анда Колмәмәт исемле татар авылы була.

Казан ханлыгы яулангач (1552), бистә баштарак Казан воеводасы Г. Булгаковка, аннары 1567 елда Иван IV грамотасы нигезендә архиепископ Германга бирелә.

Атамасы шунда төзелгән Михаил Архангел чиркәвенә бәйле.

XVII йөз ахырында Архангельский авылы йорт бистәсенә әверелә. Халкының төп өлешен Үзәк Россиядән күчерелгән җирсез крәстияннәр тәшкил итә. 1774 елгы исәпкә алу (ревизия) вакытында Архангел бистәсендә – 106, 1744 елда – 229 ир заты, нигездә, һөнәрчеләр (ташчылар, кирпеч сугучылар, сыра кайнатучылар, квас кайнатучылар, балта осталары һ.б.) теркәлә.

XVIII йөз урталарыннан шәһәр чикләренә керә. 1783 елдан башлап Архангел бистәсе архитектор В.И. Кафтырев планы буенча төзелә башлый.

Әдәбият

Султанов Р.И. Историческая география Казани (город и его предместье в XVI–XVII веках). Казань, 2004.