Тарихы

1724 елдан мәгълүм, хәзерге Зәй районы Карман авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә. Халыкта Чаллыбаш исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, алпавыт утарында көнлек эштә эшләү.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, мәчет, мәктәп, су тегермәне була. 1880 елларда авыл җәмәгатенең имана җире 3236,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Кызыл Чапчак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Корыч кул” колхозы оештырыла (таратыла). 1931 елда “Октябрь бүләге” колхозы (беренче рәисе – И.Ш.Шәйхетдинов), 1951 елда аңа “Кызыл Чишмә” (Урта Чаллы авылы), “Красный партизан” (Олы Аты авылы) колхозлары керә, 1959 елдан “Татарстан” колхозында (үзәк утары – Түбән Чаллы авылы), 1963 елда “Октябрь бүләге” колхозы итеп үзгәртелә (авыл – үзәк утар), 1970 елда совхоз була.

1998–2009 елларда “Чаллы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп, 1933 елда җидееллык (яңа бина төзелә), 1984 елда – урта (яңа бина төзелә), 1989 елда – тулы булмаган, 1990 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында “ Кече Ватаным” туган якны өйрәнү музей почмагы (1987 елдан, оештыручысы – Р.Г.Кәлимуллина) эшли.

Мәдәният йорты (1946 елдан, 1946 һәм 1974 елларда яңа бина төзелә), китапханә (1921 елда уку өе буларак ачыла, 1946 елда хәзерге статуста, 1974 елдан мәдәният йорты бинасында), сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат (1984 елдан), балалар бакчасы (1989 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2021 елдан), универсаль спорт мәйданчыгы (2018 елдан), мәчет (1989 елдан) бар.

Мәдәният йортында “Тамаша” һәм “Умырзая” өлкәннәр (икесе дә – 1980 елдан), “Бөреләр” яшүсмерләр (1987 елдан) театр коллективлары; “Әпипә” өлкәннәр (1990 елдан) һәм “Чулпы” балалар (2000 елдан) хореография коллективлары; “Сәйдәш” өлкәннәр һәм “Звездочки” балалар (икеседә 1984 елдан) вокаль коллективлары эшли.

Авыл янында археология истәлеге – Югары Чаллы I авыллыгы (XVI–XVII йөзләр) табыла.

Халык саны

1859 елда – 638,
1870 елда – 793,
1897 елда – 943,
1920 елда – 1289,
1926 елда – 926,
1938 елда – 834,
1949 елда – 942,
1958 елда – 915,
1970 елда – 1099,
1979 елда – 1036,
1989 елда – 677,
2002 елда – 685,
2010 елда – 714,
2022 елда – 567 кеше (мөселман татарлар – 92%, керәшен татарлар – 3%, руслар – 3%).