- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Алан елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 9 км көнчыгыштарак урнашкан
1678 елдан Сарыса буларак мәгълүм. XVIII йөздә халкы дәүләт крестьяннары (ясаклы яңа чукындырылганнар), XIX йөзнең беренче яртысында – дәүләт крестьяннары (ясаклы иске чукындырылганнар һәм элеккеге Ижевск заводына беркетелгәннәр) керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык.
1870 елдагы чыганакларга караганда 2 су тегермәне эшли; XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1392,1 дис тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Шәңгәлче авыл җирлегендә.
1931 елларда авылда “Горы” колхоз оештырыла. 1951 елда Ленина-2 исемендәге колхоз белән (Балыкчы авылы), Ленин исемендәге колхозга (авыл – үзәк утар, 1959 елдан үзәк утары – Шәңгәлче авылы) берләштерелә, 1970 елда “Знамя коммунизма” совхозы, 1993 елда “Шәңгәлче” совхозы итеп үзгәртелә.
1997 елдан “Шәңгәлче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2014 елдан “Түбән Кама” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2021 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе).
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Авылда совет чорында клуб эшли.
1748 елда – 62 ир-ат;
1795 елда – 65,
1834 елда – 89,
1850 елда – 269,
1870 елда – 412,
1897 елда – 644,
1920 елда – 837,
1926 елда – 891,
1949 елда – 643,
1958 елда – 471,
1970 елда – 346,
1979 елда – 262,
1989 елда – 107,
2002 елда – 94,
2010 елда – 61,
2022 елда – 105 кеше (руслар, керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.