Идел-Урал өлкәсе территориясендәге беренчел Рифей утырмаларының рифтлы (канаусыман) эре тектоник структурасы.

Төньякта Тиман тау тезмәләреннән көньякта Каратауга (Көньяк Уралның көнбатыштагы тармагына) кадәр субмеридиональ юнәлештә сузыла. Көнбатыш як зонасы Татарстанның төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш өлешләрен били. Югары Кама иңкүлеге як-яктан катлаулы төньяк-көнбатыш җимерелүләр системасы, субмеридиональ ашалулар белән чикләнә һәм Урал таулары юнәлешендә (бу зонада киңлеге 250 км га кадәр) ята, төньяк юнәлештә 30–40 км га кадәр тарая.

Гомуми озынлыгы 900 км га кадәр, көньяк өлешендә (аеруча тирән) тирәнлеге 8 км дан артык.

Борынгы горизонтларның хәзерге структур планында күмелгән иңкүлектән тора, чикләре рифей утырмалары үсеше белән билгеләнә. Көнбатышта Югары Кама иңкүлеге Татар гөмбәзе белән чикләнә.

1 млрд ел элек, Югары Кама иңкүлеге формалашканда кристаллик нигез җимерелүләре хәлиткеч роль уйный. ТРның төньяк-көнчыгыш өлешендә Югары Кама иңкүлеге тирән җимерелүләр белән чикләнгән Кама-Агыйдел авлакогеныннан тора. Минзәлә районындагы җимерелү алды зонасында габбро-диабазалар һәм төп составның башка токымнары билгеләнә.

Югары Кама иңкүлеге чикләрендәге Татарстан территориясендә күп кенә файдалы казылмаларның: нефть, кирпеч балчыклары, ком-вакташ һәм башка чыганаклары билгеле.