Тарихы

XIX йөзнең башында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 240 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Богородский волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Түбән Уратма авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Просвещенец” колхозы оештырыла. 1957 елда “Прикамский” совхозында (үзәк утары – Ширәмәт авылы), 1967 елдан – “Родина” совхозы (үзәк утары – Түбән Уратма авылы).

1996 елдан “Родина” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006–2008 елларда “Уратма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли, хәзер “Союзагро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Прикамский” төбәк җитештерү комплексы.

Халык саны

1859 елда – 136,
1897 елда – 264,
1908 елда – 301,
1920 елда – 332,
1926 елда – 331,
1949 елда – 279,
1958 елда – 184,
1970 елда – 109,
1979 елда – 54,
2002 елда – 8,
2010 елда – 4,
2022 елда – 6 кеше (чуашлар – 80%, руслар – 20 %).