Хуҗалык һәм мәдәният өлкәсендә ирешелгән аеруча зур казанышлар өчен бирелә. СССР Югары Совет Президиумының 1938 елның 22 декабрь карары нигезендә гамәлгә кертелә.

Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният өлкәләрендәге аеруча күренекле новаторлык эшчәнлекләре белән илнең куәтен һәм данын үстерүгә булышлык иткән кешеләргә СССР Югары Совет Президиумы тарафыннан бирелә.

Геройларга СССРның иң югары бүләге — Ленин ордены һәм СССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы тапшырыла.

Социалистик хезмәт Герое исеменә лаек булган шәхесләрне махсус бүләкләү максатыннан СССР Югары Совет Президиумының 1940 ел 22 май карары нигезендә «Урак һәм Чүкеч» алтын медале булдырыла, ул Ленин ордены һәм грамота белән бергә тапшырыла. Яңа зур казанышларга ирешкәннәр 2 нче «Урак һәм Чүкеч» медале һәм грамота белән бүләкләнә.

Ике тапкыр Социалистик хезмәт Герое булганнарга, күренекле казанышларын хөрмәтләү йөзеннән, туган якларында бронза бюст куела.

ТАССРда Социалистик хезмәт Герое исеменә 201 кеше лаек була, шуның 93 е — татар.

Республикадан читтә яшәүче татарлар арасында Социалистик хезмәт Герое исемен йөртүчеләр — 40 тан артык кеше.

Татарстанда туып үскән П.В.Дементьев (1941 елдан СССР авиация сәнәгате халык комиссарының 1 нче урынбасары) һәм В.Г.Садовников (1966 елдан Воткинск машиналар төзү заводы директоры) Социалистик хезмәт Герое исеменә ике тапкыр лаек булалар.

Чыганаклар

Сборник законов СССР и указов Президиума Верховного Совета СССР, 1938–1961. М., 1961;

Ведомости ВС СССР. 1962. № 13.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии: Сб. статей. Казань, 1948;

Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978). Казань, 1980;

Герои Социалистического Труда Татарстана. Казань, 1984;

Герои Социалистического Труда. М., 1988.

Автор – М.З.Хәбибуллин