- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы авыл, Инеш елгасы (Зәй елгасының сул кушылдыгы) буенда, Түбән Кама шәһәреннән 20 км көньяктарак урнашкан
1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык.
1870 елгы мәгълүматларга караганда авылда су тегермәне эшли. 1893 елда миссионерлык мәктәбе ачыла.
XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1340 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Сухарево волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.
Хәзер – Каенлы авыл җирлегендә.
1930 елда авылда “Зирекле” колхозы оештырыла. 1959 елдан берләштерелгән “Красный Зай” колхозында (үзәк утары – Байгол авылы), 1970 елда совхоз (үзәк утары – Каенлы авылы) итеп үзгәртелә.
1993–1995 елларда "Зәй" күмәк предприятиесе эшли. 1996 –2007 елларда “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2007 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.
Клубта (1946 елда бина төзелә) “Җирекле моңнары” өлкәннәр фольклоры, “Йолдызлар” бию, “Яшьлек” һәм “Карендәшләр” керәшен татарлар театры (барсы да – 2020 елдан); “Язгы тамчылар” балалар вокаль һәм “Ләйсән” бию коллективлары (икесе дә – 2021 елдан) эшли.
2018 елда Троица Живоначальная кәшәнәсе төзелә.
Авыл янында археология истәлекләре – Кече Зирекле I, II (Имәнкискә культурасы) һәм III (гомумболгар ядкәре) авыллыгы табыла.
1858 елда – 324,
1870 елда – 395,
1912 елда – 909,
1920 елда – 972,
1926 елда – 548,
1938 елда – 483,
1949 елда – 448,
1958 елда – 421,
1970 елда – 483,
1979 елда – 339,
1989 елда – 187,
2002 елда – 172,
2010 елда – 133,
2022 елда – 125 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.