Тарихы

XVIII йөздә Полянка авылы буларак (башка чыганаклар буенча XVI йөзнең икенче яртысында) телгә алына, XX йөздә хәзерге исемен йөртә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары (Ижевск корал заводына беркетелә) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, йон-тукыма ману.

1837 елда җимерелгән агач чиркәү урынына Богоявление чиркәве (1929 елда ябыла, клуб бинасына урнаша, 1990 елдан дин тарафдарларына кайтарыла, классицизмның соңгы стилендәге дини архитектура истәлеге) төзелә.

XX йөз башында пароходлар пристане (ел саен 300 мең потлап төрле товар, нигездә, икмәк һәм утын озатыла), земство мәктәбе, 3 тегермән, 3 тимерчелек, казна шәраб, 2 сыраханә, 4 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2128 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

1982 елда Татарстанда АЭС төзелә башлау (1990 елда туктатыла) уңае белән авыл шәһәр тибындагы поселок итеп үзгәртелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “13 лет Октября” колхозы оештырыла. 1957 елда “Прикамский” совхозында (үзәк утары – Ширәмәт авылы).

1996 елдан “Прикамский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елдан “Нижнекамскшина” акционерлык җәмгыятенең “Прикамский” ярдәмче хуҗалыгы. “Кама Аланы” индустриаль паркының җитештерү куәтеннән аның территориясендә урнашкан төрле предприятиеләр, шул исәптән Novaroll, Россия компанияләре төркеме, “Термокам” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм тегү фабрикасы тәшкил итә. “Алан” теплица хуҗалыгы бар.

Мәгариф һәм мәдәният

“Посинформ” электрон газетасы (2017 елдан) нәшер ителә.

Поселокта 2 урта мәктәп (1985 һәм 1989 елларда), 2012 елдан беренче урта мәктәптә “Туган як тарихы” музей почмагы; 2004 елдан икенче урта мәктәптә “Туган як” музее (оештыручылары – В.М.Серебряков, А.И.Захарова), 2 спорт (1994 һәм 2008 елларда), музыка (1985 елдан) мәктәпләре, Түбән Кама күппрофильле көллият филиалы (Кама Аланы эретеп ябыштыру-монтаж көллияте), “Золотая рыбка” (1986 елдан), “Солнышко” (1988 елдан), “Айгөл” (1989 елдан) балалар бакчалары, “Чулман-Су” мәдәният үзәге (1990 елдан, 1995 елда Мәдәният йорты белән берләштерелә), “Успех” иҗат үзәге (2012 елдан), 2 китапханә (1953 елдан – поселокныкы, 1985 елда – балаларныкы өлкәннәр китапханәсе бүлеге буларак ачыла, 1987 елдан – хәзерге статуста; 2012 елдан – икесе дә “Успех” иҗат үзәге бинасында), “Алан” яшьләр үзәге (2016 елдан үзәктә туган якны өйрәнү музее эшли), Кама Аланы район хастаханәсе (1986 елдан), тернәкләндерүнең заманча медицина-социаль технологияләре кулланыла торган Кама Аланы психоневрология интернаты (2011 елдан), ветеринария пункты (2016 елдан), “Олимпия” боз сарае (2008 елдан), “Аквамарин” йөзү бассейны (2018 елдан), 2 универсаль спорт мәйданчыгы, Җиңү паркы, “Яшьләр” скверы (2017 елдан), “Оазис” экопаркы (2020 елдан), “КамАл” мәчете (1996 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән “Зябаев”, “Кукушкин”, “Шамураев”, “Белоглазов”, “Гремячка” һәм башка чишмәләр бар.

“Чулман-Су” мәдәният үзәгенең 3 үзешчән клуб коллективы – “Калейдоскоп” хореография (1990 елдан, 2009 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Н.А.Кочурова), “Утмалтурат” чуаш фольклор (1999 елдан, 2009 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Л.М.Ухандеева), “Язгөл” татар җыры (2009 елдан, 2017 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – Г.Г.Хәбибрахманова) ансамбльләре “халык” исеменә ия.

Поселок янында археология истәлеге – Кама Аланы курганнар төркеме (чоры ачыкланмаган) табыла.

Халык саны

1782 елда – 112 ир-ат;
1859 елда – 1997,
1897 елда – 2097,
1908 елда – 2137,
1920 елда –2279,
1926 елда – 2170,
1938 елда – 1533,
1949 елда – 1050,
1958 елда – 1203,
1970 елда – 976,
1979 елда – 545,
1989 елда – 12 200,
2002 елда – 15 049,
2010 елда – 15 795,
2021 елда – 14 621 кеше (1989 елгы халык исәбен алу буенча руслар – 52,3%, татарлар – 37,9%).