1962 елның 8 мартында Казан шәһәрендә туган.

Инженер-электрик белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтының Казан филиалын тәмамлый (1985 ел).

1985 – 1987 елларда  – Красноярск краенда бетон-эретмә заводы энергетигы.

1987 – 1991 елларда – республика радиотелевизион тапшыру үзәге цехы башлыгы (Казан шәһәре).

1991 елда «Эфир» кече предприятиесен төзи (радиотелевизион каланчалар төзи).

1992 елда республикада беренче «Эфир» телекомпаниясен оештыра: 2007 елга кадәр – генераль директор, 2007 елдан – «Эфир» телекомпаниясенең Директорлар советы рәисе.

Икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты; мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы.

Россия телевидение академиясе әгъзасы, НАТ идарәсе әгъзасы.

Медальләр белән бүләкләнә.

Казанның Мактау китабына Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге абруен күтәрүгә, Казанның тормыш-көнкүрешен массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыруга һәм актив җәмәгать эшенә зур өлеш кертүе өчен кертелә.